Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.
Россия кораллы көчләренең батырлыгы һәм гайрәте белән данга күмелгән бу бәйрәм илебез гражданнарының барлык буыннарын берләштерә. Россиялеләр өчен бу көн тирән мәгънәгә ия.
"Җәлил гимназиясе"нең "Экватор" исеме командасы «Тыю уеннары» интеллектуаль уенының 1 нче турында катнашты. Чараның төп бурычы - укучыларның интеллектуаль-иҗади потенциалын күрсәтү өчен шартлар тудыру, экологик белемнәрне пропагандалау һәм популярлаштыру.
"Искиткеч әйдаман - 2023" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс өч этапта узды. "Җәлил гимназиясе"нең 10 нчы сыйныф укучысы Якупов Илназ конкурс призеры булды. Җитәкче - Граханцева Е. Р. Котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
21 нче февраль көнне гимназиябездә халыкара туган тел көне билгеләп үтелде һәм шул уңайдан төрле чаралар уздырылды. 2 нче А, Б сыйныфы укучылары белән “Иң татлы тел-туган тел”, 5А сыйныфы укучылары арасында “Син туган телеңне беләсеңме?” дигән интеллектуаль бәйге үтте. Бәйгедә “Шүрәлеләр” һәм “Йолдызчык” командалары көч сынашты. Ярышта “дуслык” җиңде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Шәфкать «халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры итеп Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызы билгеләнде.
Сарман муниципаль районы Советының гомуми бүлеге начальнигы итеп Алиуллина Алинә Юрьевна билгеләнде.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы итеп Гыйльфанов Руслан Хәмбал улы билгеләнде.
22 нче февраль көнне «Сарман» кинотеатрында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Лето 1941 года» исемле яңа хәрби фильм күрсәтелде.
Бүген 2023 елның 22 февралендә «Нык гаилә» проекты, «гаилә-тынычлык нигезе» Бөтенроссия социаль-гаилә проекты һәм милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Ләке авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Л.И., авылның ветераннар Советы рәисе Асанова О.И. Гардиевлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар.