Игәнә-Баш авылында яшәүче Зәйнәгетдинов Әкмәлетдин Әгъләм улы һәм Зәйнәгетдинова Венера Илһам кызы гаиләсе 55 еллык “Зөбәрҗәт” туйларын бәйрәм итәләр.

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе
Зөбәрҗәт туе- сирәк гаилә тормышының юбилее. Зөбәрҗәт -эчкерсезлек, ышанычлылык һәм зирәклек символы. Бу сыйфатларны илле биш ел бергә үткәргән ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр сурәтләп була. 23 февраль көнне Игәнә Баш авылында гомер итүче Зәйнәгетдинов Әкмәлетдин Әгъләм улы һәм Зәйнәгетдинова Венера Илһам кызы гаиләсе 55 еллык туйларын бәйрәм итәләр.Бу ныклы һәм матур гаиләне «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе», Бөтенроссия социаль-гаилә проекты кысаларында шушы бик зур юбилейлары белән авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, авылыбыз ветераннар Советы Әлфия Рәис кызы тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International