21 нче февраль көнне «Сарман» кинотеатрында, Халыкара туган тел көне уңаеннан, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен киновикторина үткәрелде. Бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар курсәтелде.
Ватанны саклаучылар көне - батыр, батыр, җитез, ышанычлы ир-егетләребез һәм малайлар бәйрәме. 23 нче февральгә багышланган балалар һәм ата-аналарның уртак чаралары балаларның күңеленә патриотлык, Ватан алдындагы бурыч һәм җаваплылык хисләре сала. 22 нче февраль көнне Җәлил бистәсенең 6нчысанлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә әтиләр белән бергә күңелле стартлар узды.2 команда көч сынашты: "Очучылар" һәм "Моряклар". Балалар әтиләре белән бергә күңелле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.
21 нче февраль көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
2023 нче елның 19-21 нче февралендә мәктәп укучыларының география буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Җәлил гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Сәгыйдуллин Альберт призер булды. Укытучы-Гәрәева Венера Азат Кызы. Котлыйбыз!!!
Зур Нөркәй авылында Сибгатуллин Мәҗит Сәгыйдулла улына-90 яшь
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен котладылар.
СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хаҗип Гәрәев истәлегенә багышланган 2004 - 2007 елгы егетләр арасында көрәш буенча республика турниры төгәлләнде.
Турнирда 7 муниципаль районнан барлыгы йөздән артык яшь көрәшче катнашты.
Спорт бәйгесенең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 урын - Әлмәт муниципаль районы;
2 урын - Сарман муниципаль районы; өченче урынны азнакайлылар алды.
Кабул итүгә Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.Бәйрәмнең төп максаты- балаларны төрле милләтләр белән таныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан ук өйрәнүгә кызыксыну уяту.Бәйрәм туган телгә багышланган татар, рус шигырьләре, җырлары, уеннары белән үрелеп барды.
Бүген "Айтуган" универсаль спорт комплексында яшүсмерләр арасында Көрәш буенча СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Гәрәев Хаҗи улы истәлегенә багышланган республика турниры уза.