Бүген икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең10 б сыйныфында "Уңыш формуласы" проекты буенча беренче дәрес үткәрелде.
2 көннән соң ук «Безнең Татарстан»форумы башланачак! 😎
Яшьләр форумы 13-14 ноябрьдә «УРАМ»экстрим-паркында узачак.
Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә мобилизацияләнгән якташлар янына бардылар. «Казан-Экспо» га һәм танк полигонына кирәкле әйберләр тапшырылды.
«Они защищали отчий дом» проекты турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, әлеге проектның төп максатын күрсәтеп, укучыларда патриотизм хисе формалаштыру, аларны патриотик тәрбия буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән актив тормыш позициясе булдыру икәнен ассызыклыйсы килә. Заманча технологиялар чорнап алган яшь буынны ничек кызыксындырырга соң... Әлбәттә аларга үзләрен яңа рольләрдә тоеп карау мөмкинлеге бирергә кирәк.
Бүгенге көндә без интерактив эш ысулларын сайлыйбыз, чөнки үз тәҗрибәбез күрсәткәнчә, нәкъ менә шушы юнәлеш балалар белән эшләүдә нәтиҗәле. Балалар чараның актив катнашучылары булганда, аларда тирән тәэсирләр кала.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның чираттагы кунаклары Сарман урта мәктәбенең "Юнармеец" хәрби-патриотик клубы балалары иде. Укучыларның активлыгы, фикер алышулары безне бик сөендерде. Көбә күлмәген киеп карау үзе бер олы вакыйга булды. Плащ- палатка җыю, аяк чолгавын урау да беренче карашка гына гади кебек тоелган булып чыкты. Әмма балалар шулкадәр тату, бердәм булып эшләделәр, куелган максатларның дөрес чишелешен таптылар. Бу тормышта төрле яклап белемле булуның никадәр зарур икәнен аңладылар, чөнки теләсә нинди вак-төяк, гади нәрсәләрдә җибәрелгән хата куелган максатка ирешергә комачауларга мөмкин. Кызлар да читтә калмады, алар көбә күлмәк белән шлемны да, совет солдаты формасын да киеп, боларның барсын да киеп кенә йөрү дә никадәр авыр булуына инандылар. Әйе, көбә күлмәкле баһадирлар үткәндә калды, әмма безнең көннәрдә дә солдат экипировкасы җиңел түгел, бу физик әзерлекнең мөһимлеген аңлата.
Сугыш, күп гасырлык тарихыбызның кайсы гына чорында барса да, солдатлар һәм сугышчылар өчен генә түгел, ә тылда калучылар өчен дә бик авыр сынау булганына аерым басым ясадык. Тыныч күк йөзенә караган саен, гомерләре бәрабәренә җиңү яулаган илебез улларының хәтерен яңартсак иде, чөнки хәтер безнең иң зур хөрмәтебез, бурычыбыз.
10.11.2022 елда Сарман муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышы булды.
Янурыс авылында гражданнарның үз-үзләрен тәэмин итү чаралары хисабына төзелеш материаллары һәм мотоблок сатып алынды.
Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылындагы яктырткычларга фоторель куелды
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Районыбызның иминлек сагында торучы полиция хезмәткәрләре алга таба да территориябездәге тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итәрләр дип ышанып калам.
Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сузләремне юллыйм. Бай хезмәт тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерүче хөрмәтле ветераннарга аерым рәхмәт һәм котлау сүзләрем.
Бәйрәм белән котлап, һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тынычлык, иминлек телим.
Агымдагы елның 10 ноябрендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гражданнарны бердәм кабул итү була. Суд приставлары өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга, туганнарына һәм хәрби хезмәткәрләргә карата башкарма производстволар белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Кабул итү шулай ук кредиторларның күрсәтелгән категорияләрдәге бурычларын кире кайтару белән бәйле мөрәҗәгатьләре буенча алып барылачак. Кабул итү 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең барлык район бүлекләрендә узачак. Район бүлекләренең адреслары сайтның «Структура»бүлегендә күрсәтелгән. Моннан тыш, гражданнар консультация сорап Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан ш., Яхин ур., 3. Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышанычнамә (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.