4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Җәлил гимназиясендә рәсем конкурсы узды.
Ул күпмилләтле халыкны берләштерүгә, тарихи мирасны саклауга һәм илебез гражданнарын патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
4 нче ноябрь - "Эдельвейс" лагере эшенең соңгы көне. Атна дәвамында балалар төрле эшчәнлек белән шөгыльләнделәр: физзарядка ясадылар, күңел ачу кичәләре карадылар. Физкультура укытучысы Якупов Р.Р. отрядлар арасында "Күңелле стартлар" спорт ярышлары үткәрде. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Өстәл теннисын яратучылар өчен башлангыч сыйныф укытучысы Галишина С.А. теннис турниры үткәрде. Р. А. Гыйльфанова белән балалар караоке җырладылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара Федераль салым хезмәте искәрткәнчә, «физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисын кулланучылар бушлай һәм теләсә кайсы уңайлы вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган физик затны исәпкә кую турында электрон таныклыкны йөкли алалар. Документ салым органының вазыйфаи заты кул куйган һәм мөһер белән расланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.
ИННны йөкләү өчен «тормыш ситуацияләре» бүлегенә мөрәҗәгать итү һәм физик затны салым органында исәпкә кую турында гариза җибәрү җитә.
Барлык райондашларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Татарстан Конституциясе – күпмилләтле халкыбыз сайлап алган сәяси юлны билгеләгән төп канун. Республикабыз Конституциясе кешенең хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез.
2022 елның 3 ноябрендә Җәлилнең 2 нче мәктәбендә "Зур этнографик диктант"халыкара агарту акциясе узды.
Башкарма комитет коллективы Казан шәһәрендәге «Наше время-Безнең заман» фестиваленең суперфиналында чыгыш ясады.
3 ноября в Сармановском районном Доме культуры состоялся праздничный концерт "В единстве наша сила", посвящённый Дню народного единства. На протяжении всего концерта в зале царила атмосфера всеобщего воодушевления.Выступления артистов сложились в яркую, интересную программу, продемонстрировавшую многообразие и богатейшую культуру многонациональной России.
Барлык райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу истәлекле дата илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.
Бердәмлектә көч, ди халык. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле һәм хөрмәткә лаек халык.
Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхетле тормыш телим. Иң мөһиме -сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч булсын.
Җәлил бистәсенең 7 санлы "Ләйсән" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Зур этнографик диктант - 2022" халыкара акциясында катнаштылар.
1-3 нче ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Адымнар" полилингваль гимназиясе базасында "Мәктәп бизнес-старты" республика проекты кысаларында эшлекле уенның практик туры узды.