3 нче ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 7 мәртәбә Халыкара Зур этнографик диктант уздырылды. Җәлил гимназиясе укытучылары акциягә кушылды. Бу диктант һәркемгә үзенең этномәдәни грамоталылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.
3 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 7 мәртәбә Халыкара Зур этнографик диктант уздырылды.
Бүген икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Зур этнографик диктант- 2022” үтте. 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасы мөдире Хәкимова Г.Г. һәм өлкән тәрбияче Гәрәева М.Р. бу чарада актив катнаштылар. Акциядә катнашучылар алдында педагог Юшкова И.Н. чыгыш ясады. Ул этнографик диктант уздыру тарихы турында таныштырды һәм әлеге халыкара акциядә катнашу Россия халыклары мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятуын билгеләп үтте.
Татар халык әкиятләре - Татарстан Республикасының халык фольклоры әсәрләре. Татар халык әкиятләрендә Татарстанның данлы үткәне чагылыш тапкан. Сарман үзәк балалар китапханәсендә татар халык әкиятләре белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлау, нәфис укуга өйрәтү чарасы узды. Китапханәгә Сарман урта мәктәбенең Гатина Гөлназ Рәфис кызы җитәкчелегендәге 2 «В» сыйныфы укучылары килделәр. Алар татар халык әкияте «Өч кыз» ны сәхнәләштерделәр. Бу чара балаларның тирә-юньдәгеләргә хас үзенчәлекләрен чагылдыру, күзәтү сәләтен үстерү һәм аларга игелекле булырга, әниләрне яратырга һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү максатыннан үткәрелде.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре зур этнографик диктант акциясендә катнаштылар.
Сарман үзәк китапханәсендә «Зур этнографик диктант – 2022»
Зур этнографик диктант 2022.
Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре бу чарада актив катнаштылар. Этнографик диктант-Россиядә ил территориясендә яшәүче халыклар һәм мәдәниятләр турындагы белемнәрне тикшерү максатыннан үткәрелә торган чара.
Бүген Сарман авылында яшәүчеләр Камил һәм Рәмзия Хәсәновлар Бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. "Ныклы гаилә" проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы Рәисе Асыляр Харисов туганнары һәм балалары да кушылды. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, имин томышлар телибез.
Белем бирү проектының төп максаты булып мәгариф учреждениеләре һәм башка категория гражданнарның «мәгълүмати куркынычсызлык»юнәлеше буенча цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү тора. Белем бирү курсы цифрлы мохит белән эшләүнең төп компетенцияләрен элементар дәрәҗәдә үстерүгә юнәлдерелгән, шулай ук хәбәрчеләрдә һәм интернет челтәрендә мошенниклык гамәлләренә ышанычлырак каршы торырга мөмкинлек бирәчәк.
Санлы белем бирү курсына сылтама - https://anokurs.tech/
Курсның тәмамлану вакыты: 2022 елның 15 ноябренә кадәр.