1-3 нче ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Адымнар" полилингваль гимназиясе базасында "Мәктәп бизнес-старты" республика проекты кысаларында эшлекле уенның практик туры узды. Эшлекле уенның максаты-балаларда һәм яшүсмерләрдә эшкуарлык күнекмәләрен һәм проект компетенцияләрен үстерү. Уздыру формасы - лекцияләр,тренинглар,мастер-класслар һәм эксперт сессияләреннән торган өч көнлек чара. Чарада алдагы ике турны уңышлы узган 10 команда катнашты. Җәлил гимназиясе командасы үзен иң актив компания буларак күрсәтте. "Мукасольки" проекты жюри әгъзаларын таң калдырды һәм аларның кәефен күтәрде: балалар тозлы камырдан Яңа ел сувенирлары ясадылар. Нәтиҗәдә, безнең команда тамашачылар мәхәббәте призына лаек булды! Балаларны һәм аларның җитәкчеләрен Гәрәйшина Эльмира Хәзинур кызын уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәтләре белән котлыйбыз! Иҗади уңышлар телибез!