«Татнефть» хәйрия фондыннан « Библиотека Alpha- поколения» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм укучыларның төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, хезмәткә, һөнәри үсешкә уңай караш формалаштыру максатыннан , Сарман үзәк китапханәсендә,12 октябрь көнне, Сарман гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен " Радуга профессий"дип аталган һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.
Грант акчасына китапханәнең чаралар залы өчен бинаны модернизацияләү өчен файдаланылган, интерактив панель, заманча VR җиһазлары актив кулланыла. Китапханә методисты Гатауллина Г.Р. укучыларга бүген үк үз мәнфәгатьләреңне билгеләргә, күбрәк укырга, тәҗрибә һәм белемнәр тупларга тырышырга кирәклеген аңлатырга тырышты. Чара барышында укучылар һөнәрләр турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне искә төшерделәр, « Син һәм Синең киләчәк һөнәрең» видео - ролигын карадылар. Шулай ук үзәк китапханә библиографы Гөлнур Мадьярова китапханәче һөнәре буенча булган уку йортлары : Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать инситуты турында сөйләде. Яшьләр VR күзлеге белән виртуаль экскурсия ясадылар.
Очрашуда «Рәхәтләнеп эшлибез, горурланып яшибез" исемле эшлекле мәгълүмат почмагында урнаштырылган мәкаләләр һәм китапларга күзәтү ясалды.
Чара ахырында балалар абонементта (укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге) булдылар. Анда заманча һәм кирәкле әдәбият эзләү өчен уңайлы киштәләр булган ачык фонд урнаштырылды. Укучылар өчен яңа китаплар күргәзмәсе әзерләнде һәм алар белән таныштырылды.
Очрашуга йомгак ясап, укучылар сайлаган һөнәрең сиңа уңыш һәм канәгатьләнү китергәндә генә, тормышың чын мәгънәсендә файдалы уза, дигән фикергә килделәр.
Бүген районга эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Визит вакытында "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар.
Татарстан Республикасы буенча 11нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе 1 декабрьгә кадәр салымнар түләү зарурлыгын искә төшерә.
Бүген 1-11 октябрьдә шикәр чөгендере игү һәм урып-җыю буенча комбайнчылар, механизаторлар һәм агрономнар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде. Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, районның производство комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр. Сайтта тулырак укыгыз sarman-rt.ru
Мәктәп китапханәсе фондын саклау һәм тулыландыру максатыннан безнең мәктәптә "Китапка икенче тормыш бүләк ит"акциясе узды. 1-11 сыйныф укучылары акциядә бик теләп катнаштылар. Нәтиҗәдә, мәктәп китапханәсе яңа китаплар белән тулыланды.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Саклык банкы" ГАҖнең 8610 нчы номерлы "Татарстан Банкы"бүлекчәсе вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында дәүләт идарәсен циффрлаштыру, муниципаль объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, инфраструктура проектларын финанслау, муниципаль хезмәтләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, халыкка хезмәт күрсәтү проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шәрләрәмә авыл җирлегендә мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды
2022 елның 07 октябрь, Җомга көненең яңгырлы һәм соры иртәсендә " Җәлил балалар музыка мәктәбе Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кечкенә бәйрәм оештырдылар.
Бүген муниципаль архивта тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды. Педагоглар архивның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштылар, документларның составын һәм саклау режимын өйрәнделәр. Уку процессында архив документларын куллану буенча белемнәр тупладылар.
Бүген Сарман районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев булды . Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.