РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевның Сарман районына эш визиты

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген районга эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Визит вакытында "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар.

Руслан Гаджиев «Бердәм Россия»партиясенең Сарман җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка 2 кеше мөрәҗәгать итте. Җаваплы кешеләр дә чакырылган иде.

Кабул итү барышында эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешләр турында сораулар килде. Шулай ук 3 яшькә җиткәнче баланы караган отпускны вакытыннан алда пенсия исәпләү өчен эш стажына кертү турында мөрәҗәгать кабул ителде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә депутат тарафыннан эшкә алынды, консультацияләр бирелде. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат таләбен җибәрәчәк һәм барлык мөмкин булган ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International