Радуга профессий

2022 елның 14 октябре, җомга

«Татнефть» хәйрия фондыннан « Библиотека Alpha- поколения» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм укучыларның төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, хезмәткә, һөнәри үсешкә уңай караш формалаштыру максатыннан , Сарман үзәк китапханәсендә,12 октябрь көнне, Сарман гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен " Радуга профессий"дип аталган һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.

  Грант акчасына китапханәнең чаралар  залы өчен бинаны модернизацияләү өчен файдаланылган, интерактив панель, заманча VR җиһазлары актив кулланыла. Китапханә методисты Гатауллина Г.Р. укучыларга бүген үк үз мәнфәгатьләреңне билгеләргә, күбрәк укырга, тәҗрибә һәм белемнәр тупларга тырышырга кирәклеген аңлатырга тырышты. Чара барышында укучылар һөнәрләр турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне искә төшерделәр, « Син һәм Синең киләчәк һөнәрең» видео - ролигын карадылар. Шулай ук үзәк китапханә библиографы Гөлнур Мадьярова китапханәче һөнәре буенча булган уку йортлары : Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать  инситуты  турында сөйләде. Яшьләр VR күзлеге   белән виртуаль экскурсия ясадылар.

Очрашуда «Рәхәтләнеп эшлибез, горурланып  яшибез" исемле эшлекле мәгълүмат почмагында урнаштырылган мәкаләләр һәм китапларга күзәтү ясалды.

Чара ахырында балалар абонементта (укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге) булдылар. Анда заманча һәм кирәкле әдәбият эзләү өчен уңайлы киштәләр булган ачык фонд  урнаштырылды. Укучылар өчен яңа китаплар күргәзмәсе әзерләнде һәм алар белән таныштырылды.

Очрашуга йомгак ясап, укучылар сайлаган һөнәрең сиңа уңыш һәм канәгатьләнү китергәндә генә, тормышың чын мәгънәсендә файдалы уза, дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International