Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин район басуларында булды, чөгендер алу буенча чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләде.
Чөгендер алучы механизаторлар арасында алдынгылык – “Нөркәй” агрофирмасы хезмәтчәннәрендә. I урында – Руслан Миңнемөхәммәтов һәм Рузил Габдрахманов, II урында - Альмир Саттаров һәм Риф Әгъләмов, III урында – “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Айрат Хаҗиев.
Төяүчеләр арасында I урынга – Рамил Салихов (“Нөркәй”), II урынга – Айрат Салихов (“Җәлил”), III урынга Руслан Әһелтдинов (“Сарман”) лаек булдылар.
Агрономнар арасында бу юлы I урынга – Илшат Зарипов (“Нөркәй”), II урынга – Данис Гарипов (“Җәлил”), III урынга Рамил Шакирҗанов (“Сарман”) лаек дип табылды.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә җирлек башлыклары, оешма бүлекләренең урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан язылучы гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Янурыс авыл җирлеге башкарма комитеты Яр Чаллы шәһәре ярминкәсендә катнашты
Хокук бозуларны куркынычсызлык һәм профилактикалау максатыннан Янурыс авылында видеокүзәтү камералары урнаштырылды.
30 сентябрь көнне З.Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 10 укучыдан торган команда(14 яшьтән) Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган "1418" Бөтенроссия тарихи интеллектуаль онлайн уенында катнаштылар.Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән халыкара "Җиңү Диктанты" акциясен дәвам итү буларак үткәрелә .
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы башлану турында игълан итә.
Бәйгенең максаты-Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре иҗтимагый советларының гражданлык җәмгыяте үсешендә ролен күтәрү.
Ләис Һадиевич Нуртдинов бүген юбилеен билгеләп үтә.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе буларак нәтиҗәле эшчәнлеге дәверендә районның икътисади потенциалын күтәрү, төзелеш өлкәсенең динамикалы үсешен тәэмин итү кебек стратегик юнәлешләрдәге уңышлы адымнарның күп өлеше аның исеме белән бәйле.
Ләис Һадиевичны юбилее белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте, Сарман районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
30 нчы сентябрь көнне Иске Кәшер урта мәктәбе һәм Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бадминтон буенча ярышларда катнашып, призлы урыннар яуладылар:Әхмәтбаева Ралия 1 урын, Мөхәммәтов Нурзил 2 урын , Миңнегулов Айзат 2 урын, Гәрәева Ралина 3 урын. Гомумкоманда зачетында 2 урын, аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз !
Бүген Мортыштамак авылы мәдәният йортында "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелде. Бәйрәм белән котларга “Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы чакырылган иде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты оештырдылар. Өлкәннәр көне мул табыннар артында дәвам итте.
Үзара салым акчалары хисабына эш