ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасында 2022 елны цифрлаштыру елы дип игълан итү турында» Татарстан Республикасы Президенты Указын тормышка ашыру максатыннан һәм Өлкәннәр декадасы кысаларында 2022 нче елның 5нче  октябре көнне Сарман муниципаль районы «Шәфкать” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «it - Әби&Бабай» бәйгесе үткәрелде. Конкурста социаль хезмәт алучы өлкәннәр катнашты. Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Сарман районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин котлады.

Яшь буынны тәрбияләүгә һәм укытуга зур өлеш керткәннәре өчен, Укытучылар көне уңаеннан, Җәлил гимназиясе укытучылары Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Миннәхмәтова Риима Фәрид кызын РФ Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиева Лилия Фатыйх кызын  Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы алулары белән котлыйбыз. Коллегаларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Ел саен октябрь аенда илебез матур бәйрәм – Россия укытучылары көнен билгеләп үтә. Кадерле укытучылар! Сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм рәхмәтле укучыларны телибез! Бәйрәм белән!

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында «Сәламәт муниципалитет» программасы кысаларында төрле мәйданчыкларда Бөтенроссия йөрү көненә багышланган «Тормышка таба 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Акциядә район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, аграр көллият студентлары һәм укучылар катнашты.

3 октябрьдә Бөгелмә шәһәрендә «Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасының иң яхшы алып баручысы» республика конкурсының зона этабы узды. Анда Татарстан Республикасының 9 районы - Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары катнашты.

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Гарифуллина Инзилә Әлфис кызы безнең районның данын яклады.

Азалак авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Өлкәннәрне Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г. котлады. Чараның программасында музыкаль номерлар, котлаулар һәм чәй эчү булды

Җәлил 1нче мәктәбендә Укытучылар көненә һәм өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Педагогик хезмәт ветераннары һәм хәзерге педагогик коллектив чакырылган иде. Бәйрәм игелек, кайгырту һәм аңлау атмосферасында узды!

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф ветераннары!

 

Сезне Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм.

Укытучы – иң авыр, иң җаваплы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлыннан бару дигән сүз ул.

Хөрмәтле укытучылар! Сез илебезнең булачак гражданнарына белем бирәсез, намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез, туган якның патриотлары булырга өйрәтәсез. Сезнең намуслы тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә актив, иҗади, төрле яклап талантлы булган яшь буын үсә. Аларның уңышлары – сезнең тынгысыз хезмәтегез дә, шул ук вакытта районыбыз, республикабыз киләчәгенә керткән өлешегез дә. Һөнәрегезгә тугры булып, тырыш хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сарман районының мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика хөкүмәте ярдәме белән районда сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыруда күләмле эшләр башкарыла: мәгариф учреждениеләре капиталь төзекләндерелә, аларда тиешле инфраструктура булдырыла, матди-техник базалары ныгытыла. Без дә үз чиратыбызда укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен тиешле чараларны булдырырга тырышабыз.

Кадерле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, эшегездә уңышлар телим.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

1 нче октябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион фестивале узды. Җәлил гимназиясенең "Хореография" номинациясендә иҗат коллективы махсус приз алды һәм диплом белән бүләкләнде. "Дан минуты" номинациясендә Җәлил гимназиясе директоры Булатова Г. Н. шулай ук диплом белән бүләкләнде һәм фестивальнең финал турына Казанга чакырылды. Уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин район басуларында булды, чөгендер алу буенча чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләде.

Чөгендер алучы механизаторлар арасында алдынгылык – “Нөркәй” агрофирмасы хезмәтчәннәрендә. I урында – Руслан Миңнемөхәммәтов һәм Рузил Габдрахманов, II урында - Альмир Саттаров һәм Риф Әгъләмов, III урында – “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Айрат Хаҗиев.
Төяүчеләр арасында I урынга – Рамил Салихов (“Нөркәй”), II урынга – Айрат Салихов (“Җәлил”), III урынга Руслан Әһелтдинов (“Сарман”) лаек булдылар.
Агрономнар арасында бу юлы I урынга – Илшат Зарипов (“Нөркәй”), II урынга – Данис Гарипов (“Җәлил”), III урынга Рамил Шакирҗанов (“Сарман”) лаек дип табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International