3нче сентябрьдә гимназия ишегалдында Россия Федерациясе Дәүләт флагын төшерү тантанасы узды. Флаг төшкәнче тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриәхмәтова Изета Николай кызы укучыларга 2нче сентябрь - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне, ә 3нче сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне турында сөйләде.
Районда урып-җыю кампаниясенең чираттагы бишкөнлек алдынгылары билгеләнде
Бүген 27 августтан 31 августка кадәрге чорда урып-җыю буенча комбайнчылар арасындагы ярыш җиңүчеләре билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов һәм район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләде. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 төркем
1. Илнур Зәкуанов («Нөркәй»)
2. Илнур Ибраһимов («Нөркәй»)
3. Рузиль Сафин («Нөркәй»)
2 төркем
1. Дамир Гайнуллин («Сарман»)
2. Радик Кәлимуллин («Сарман»)
3. Ринат Сәгъдәтов («Сарман»)
3 төркем
1. Илдар Хафизов («Сарман»)
2. Нәфис Фәзуллин («Сарман»)
3. Руслан Әгъзәмов («Нөркәй»)
4 төркем
1. Сәлмән Шакиров («Нөркәй»)
2. Наил Кыямов («Җәлил»)
3. Эльмир Рәҗәпов («Сарман»)
Сарман муниципаль районы делегациясе Казанда Бакчачы көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаша - 2022 елда.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән юбилярны муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котлады Галиуллинның хезмәт биографиясе үзенең масштаблылыгы белән сөендерә. Җаваплы җитәкче урыннарда Рифкать Мәхмүт улы Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләренең төзелеш һәм нефть-газ комплексын үстерүгә зур өлеш кертте. Әмма һәр хезмәт көненең шундый киеренке графигына карамастан, Сарман районы һәм үзенең якташларының тормышы белән якыннан кызыксына, иҗтимагый эшчәнлек өчен вакыт таба. Рифкать Мәхмүтовичка озак елларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телибез.
3 сентябрь - Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сарман үзәк һәм Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре үзәк мәйданда «Экстремизмның чишмә башы кайда?» дигән исем астында мәдәни чара үткәрделәр.
Советлар Союзы Герое А. А. Казаков исемендәге Александровка мәктәбендә Белем көненә - 1 сентябрьгә багышланган тантаналы линейка уткэрелде
Бүген гимназиядә белем бәйрәме узды. Бәйрәмдә әкият геройлары да катнашты. Кунаклар балаларга һәм укытучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Бүген "Старт" чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбенә атказанган тренер Фәрит Сафин исеме бирелде. Тантаналы чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашты.