«Тормыш Тамчысы» акциясенә кушылып,«Экстремизмның чишмә башы кайда?» исемле чара үтте

2022 елның 2 сентябре, җомга

3 сентябрь - Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан Сарман үзәк һәм Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре үзәк мәйданда  «Экстремизмның чишмә башы кайда?» дигән исем астында мәдәни чара үткәрделәр. Килгән укучылар, укытучылар, кунаклар алдында Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады, терактларның фаҗига белән тәмамлануын, сакланырга кирәклеген ассызыклады. Чараны балалар китапханәсе методисты Миннеярова Ф.Я. алып барды. Ул ничек экстремизны, терроризмны булдырмаска, анннан ничек сакланырга икәнен аңлатты. Шулай ук Бесланда булган фаҗигале вакыйга турында сөйләде һәм «Тормыш Тамчысы» акциясенә кушылырга, теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алырга чакырды. Китапханәчеләр флешмоб оештырдылар. Мәйдандагы тамашачылар фонтаннан  учларына су алып якындагы түтәлләргә сиптеләр. Чара бик матур узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International