3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне

2022 елның 3 сентябре, шимбә
  •  
  •  
  •  
  •  
3 сентябрьдә Россиядә истәлекле көн - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Истәлекле датаны билгеләү 2004 елның сентябрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, ул вакытта Төньяк Осетия-Алания Республикасының 1 нче мәктәбендә террорчылык акты нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булган, алар арасында 186 бала. Беслан вакыйгалары беркемне дә битараф калдырмыйча, бөтен дөньяны тетрәндерде. Бу фаҗигане оныту мөмкин түгел, балаларны коткару өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне дә онытырга ярамый. Бу көнне без Будённовск, Буйнакск, Владикавказ, Волгоград, Волгодонск, Махачкала, Мәскәү, Первомайск, Санкт-Петербургта һәм илебезнең башка шәһәрләрендә булган башка фаҗигале вакыйгалар корбаннарын искә төшерәбез. Истә тоту мөһим, террорчылыкны бөтен җәмгыять көчләрен берләштереп кенә җиңеп була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International