Балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау дәүләт системасын формалаштыруга һәм нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итү, шулай ук аларның тормыш-көнкүреше куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм яңа уку елына әзерлек максатыннан Сарман муниципаль районында Җәяүлеләр кичү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү, мәктәп, мәктәпкәчә учреждениеләр, «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексы янында юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр булу-булмауга мониторинг үткәрелде.
Эшче төркемгә РФ Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Әхәтов Фәнис, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Әлмәт шәһәрендәге ТУ профилактикалау бүлеге начальнигы Ситдыйкова Алсу, Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Мөхәммәдиев Айрат, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Сафина Айназ керделәр.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә чакыра.
Бүген Сарман авылында 74, 76, 78, 80, 82 йортлары ишегалдында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган ишегалды бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, эшлекле катнашулары һәм “Безнең ишегалды” Президент программасын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара концерт номерлары, уеннар, мастер-класслар белән дәвам итте.
Бүген Сарман авылында Ленин урамы 57 һәм 65а йортлары ишегалдында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган ишегалды бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, эшлекле катнашулары һәм “Безнең ишегалды” Президент программасын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара концерт номерлары, уеннар, мастер-класслар белән дәвам итте.
Бүген 17 августтан 21 августка кадәрге чорда урып-җыю буенча комбайнчылар арасындагы ярыш җиңүчеләре билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов һәм район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләде.
Бүген Сарман авылында 74, 76, 78, 80, 82 йортлары ишегалдында Куйбышев урамы ишегалдында ишегалды бәйрәме узачак.
Бүген Сарман авылында Ленин урамы 57 һәм 65а йортлары ишегалдында ишегалды бәйрәме узачак.
Бүген һәр патриот өчен кадерле бәйрәм - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шундый патриотларның берсе - Байгаров Денис Геннадьевич (27.04.1986-03.03.2022) - Александровка авылы егете. Денис Байгаров Украинада махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән бирле сугышкан. Мартта геройларча һәлак булган. Үлгәннән соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүген Александровка авылында Денис Байгаров истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта куелды.
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган чаралар кысаларында Александровка авылына керү өчен аншлаг урнаштырылган. Александровка авылы - Советлар Союзы Герое Александр Афанасьевич ватаны. Тантаналы чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.