ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышында Җәлил бистәсенең 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасы педагоглары Исрафилова Фәридә Рәшит кызы һәм Җопбыева Роза Марат кызы Сарман Мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән, Зиганшина Венера Рафис кызы Сарман муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да уңышлар телибез!

Бүген Сарман авылы мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.

               Ел саен, 25 август конне безнең шәһәр тибындагы поселогыбызда герой-шагыйрь хөрмәтенә Татарстан Республикасында һәм аннан читтә шагыйрь Муса Җәлилне һәм башка көрәштәшләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

                Муса Җәлил-татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына иң яхшы һәйкәл – аның шигырьләре һәм җырлары, шул эшлэрендэ герой-шагыйрь үз Ватанына тугрылык турында ант иткән, анда ул фашизмга каршы улем белән көрәштә катнашкан миллионлаган совет кешеләренең рухи матурлыгы турында сөйләгән. Җәлил шигырьләрен укып, халкыбызның жиңелмәслек кочен сизэбез.

               1944 елның 25 августында Германиядэ ватандашларыбыз – каршылык көрәшчеләре: Гайнан Курмаш, Фуат Сайфульмулюков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Джалиль, Гариф Шабаев, Ахмет Симаев, Абдулла Батталов, Зиннат Хасанов, Ахат Аднашев, Галлянур Бухаровларны жэзалаганнар.

               Бүген Җәлил посёлогында  М. Җәлил һәйкәле янында М. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган митинг узды. Герой шагыйрьне искә алырга дип   Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А.,   Җәлил посёлогы муниципаль берәмлеге башлыгы    Каримов Р.А.,  ветеран-нефтьчеләр җитәкчесе Харисов Р.А. килделәр. Чарада шулай ук «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, ветераннар Советы рәисе Мингазова А.Г.,  мәктәп укучылары, коллективлары, оешмалар катнашты.

                                                                                         Җәлил посёлогы башкарма комитеты

 

Бүген Сарман мәдәният сараенда Сарман муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең "Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз"дигән темага пленар утырышы узды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы педагоглары Габидуллина Миләүшә Илдар кызы һәм Талибуллина Сәбилә Әнәс Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез!

Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Бүген Сарман районының А.М.Залаков исемендәге паркында әлеге акция узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин булачак беренче сыйныф укучыларын тәбрикләде һәм портфельләр, мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

Комиссия утырышында Административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда, теге яки бу вазыйфаи затларның административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтләре турында сораулар туа.

«Сарман муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 21.12.2020 ел, № 425 карары белән Сарман муниципаль районы территориясендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге расланды.

Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә  шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады. Ата-аналар хәзер шулай ук балаларны шәхси укытучыларда укыткан  һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр  юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде.


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген, 24 августта, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Сарман районының Мортыштамак авылында яшәүче Марсель һәм Илмира Хафизовлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнаштылар.

18 август көнне Җәлил бистәсенең 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасында “Чатыр – Тау” тыюлыгы белгече Хәкимова Г.С. һәм биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районы буенча МРО башлыгы Сәләхов Р.Р. катнашында экологик чара узды. Алар тарафыннан табигатьне саклау турында кызыклы тематик әңгәмә үткәрелде. Шулай ук Сарман районы территориясендә үскән сирәк очрый торган үсемлекләр һәм Кызыл китапка кергән хайваннар турында сөйләнелде. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар, игътибар белән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, табигатьне саклау һәм яклау турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. “Чатыр- Тау” табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балалар бакчасы коллективына  күпъеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт хаты һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары нигезендә ташламалы кредитлауның яңа программасы эшли башлады. Кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит продукты сатып алына, ул инвестиция максатларына акчаларны 3-4,5%ка алырга мөмкинлек бирә. Яңа программаны эшләтеп җибәрү «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында процент ставкасын субсидияләү һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү («Программа «1764») һәм Россия Үзәк Банкы һәм МСП Корпорациясе белән берлектә тормышка ашырыла торган кредитлауны (ПСК) стимуллаштыру программасы буенча ташламалы фондлау нәтиҗәсендә мөмкин булды. Программада катнашуга барлыгы 48 банк сайлап алынган, шуларның 18е Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән. Программа шартлары, банклар һәм ОКВЭД исемлекләре белән кушымтада танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International