Өченче декабрь көнне Мортыштамак мәктәбендә Мәрхәмәтлеләр ярминкәсе үтте.Ярминкәдә укытучылар һәм укучылар узлэре җитештергән продукцияне, кул эшләрен һәм тәм-томнар саттылар.Ярминкәдә сатудан кергән акчанын бер өлешен инвалидка тапшырдылар.
3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне-календарьда махсус бит. Бу дата кешеләрне Мәрхәмәт турында уйланырга чакыра, чөнки дәүләт өчен аның барлык гражданнарының тигез хокуклары һәм мөмкинлекләре булу бик мөһим, ә аерым игътибар таләп иткән кешеләр үзләрен читтә калдырылмаган итеп хис итмиләр. Бу ярдәмгә мохтаҗ булган, әмма шундый кыю, үзсүзле, талантлы, максатларга ирешә белгән кешеләргә ярдәм итү өчен тагын бер сәбәп.
Билгесез солдат көне – Россиядә 2014нче елдан башлап һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларының үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. 3нче декабрь көне очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41нче километрындагы һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Юрист һөнәре-абруйлы һәм җаваплы белгечлекләрнең берсе. Нәкъ менә юридик тармак хезмәткәрләренә законнарның кимчелексез үтәлеше, димәк, дәүләтнең булуы һәм хокукый эшчәнлеге бәйле. Аларга кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне законнар белән көйләү, дәүләттә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә.
Хөрмәтле юридик хезмәт белгечләре һәм ветераннары! Хезмәтегез өчен рәхмәт һәм һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек, эштә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим.
Бүген "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә инвалидлар декадасына багышланган хәйрия ярминкәсе узды. 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәрге барлык укытучылар һәм балалар бу искиткеч инициативада актив катнаштылар.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында
2нче А сыйныфы укучылары Хәлиуллина Эльза, Гәрәева Мәрьям, Котов Максим инглиз теле буенча "Талантлар фестивале" муниципаль конкурсында җиңүчеләр булдылар. Җитәкчесе - Миннәхмәтова Римма Фәрид кызы.
2024 елның 25 нче ноябрләрендә Сарман гимназиясендә географиядан олимпиада узды. Анда 100 укучы катнашты.
Ел саен, 12 декабрьдә, «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте Россия Федерациясе Конституциясен белүгә Бөтенроссия тесты уздыра. Бу акция гадел җәмгыять формалаштыруга юнәлдерелгән, анда патриотлык, Законлылык һәм дәүләтчелеккә хөрмәт мөһим урын алып тора.