ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман районына эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, закон текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Гыйльманова Камил Камал улы килде. Аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы озата йөрде.

Камил Камал улы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә булды. Педагогларның эшенә югары бәя бирде һәм милли мирасны саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

3 апрельдә Җәлил бистәсенең мәдәният йортында предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында «Талантлар фестивале» үзешчән сәнгать смотр – конкурсы узды. Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасынын «Шатлык» ансамбле «Солдатлар» җыры белән чыгыш ясады.

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" балалары авылыбызның китапханәсенә сәяхәт ясадылар, чөнки 2 апрель халыкара балалар китабы көне. 

«Талантлар фестивале " үзешчән сәнгать смотр – конкурсы

Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Рәхмәтова А.Ф. балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр һәм биеделәр. Бәйрәм азагында балалар ботка белән сыйландылар, һәм, әлбәттә, бу ботка белән кошларны сыйладылар.

6 нчы «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ЭКОяз кысаларында «канатлыларга ярдәм ит» экологик акциясендә катнашалар. Балалар ата-аналары белән бергә сыерчык оялары һәм җимлекләр ясадылар.

«Лилия»  балалар бакчасы  «Экояз-2025» республика бәйгесендә  катнаша.

3 апрель көнне Җәлил 2 нче урта мәктәбе укытучылары төрле предприятие һәм учреждениеләр арасында үзешчән сәнгать конкурсында катнаштылар. 

Безнең балалар бакчасында балалар өчен «Карга боткасы» бәйрәме үткәрелде. Татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Шәмсетдинова л.л. бәйрәмнең барлыкка килү тарихы булган балалар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр һәм биеделәр. Бәйрәм азагында балалар ботка белән сыйландылар, һәм, әлбәттә, бу ботка белән Карга һәм башка кошларны сыйладылар.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кемнәр ул дроперлар? Мошенниклардан үзеңне һәм акчаларны ничек сакларга” дигән темага касс сәгате үтте. Җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләр, аларның ниятләре, гамәлләре турында видеоролик күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International