Карашай-Саклау балалар бакчасында "Аҗаган-2025"спорт-патриотик уены үткәрелде.
Равилә Шайдуллина-Мурат иҗаты буенча уздырылган Республикакүләм әдәби бәйге "Сихәтләнү" дә катнашып Сарайлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гараева Ралина III дәрәҗә дипломга лаек булды
1 нче санлы Җәлил мәктәбенең 1а сыйныфы бөркетләре өчен СВО катнашучысы белән сыйныф очрашуы булды. Кунакка махсус хәрби операциядә катнашучы Сарамбаев Марат Вәзир улы килде. СВО катнашучысын малайлар хәрби марш белән каршы алдылар. Марат Вәзирович егетләргә сугыш көннәре, солдатның кораллануы, алгы сызыкта яшәү шартлары, свода беренче көннәрендә очраткан кыенлыклар турында сөйләде. Марат Вәзирович шулай ук балаларга үз бүләкләре турында сөйләде. Очрашу җылы һәм күңелгә ятышлы булды. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучыга сокланып карадылар, ул алар өчен чын герой. Мондый очрашуларның әһәмияте балаларда патриотик хисләр тәрбияләүдә бәяләп бетергесез. Солдатлар турында күп укырга, хәрби хезмәт турында исәпсез-хисапсыз фильмнар һәм иллюстрацияләр күрсәтергә мөмкин, әмма мондый бер очрашу хәтердә күбрәк тәэсирләр калдырачак. Очрашуны 1 а сыйныф җитәкчесе Чернова Л. А., тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э. Ш. оештырды.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
25 нче февраль көнне Сарман район балалар китапханәсендә «Бакча нәниләре китапханәдә кунакта!» исемле балалар иртәсендә 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнаштылар.
Тикшерү барышында укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү шартлары, аш залының санитар-техник торышы, ашханәнең эш режимы, хезмәт күрсәтү культурасы, әзер ризыкларны бәяләү кебек туклануны оештыру күрсәткечләре каралды. Кайнар туклануны оештыру буенча кисәтүләр юк.
"Бер диган" МББУ Сарман урта мәктәбе КВН командасы Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Әйдә, Шәярт" КВН муниципаль этабы финалында 1 урынны яулады.
25 февральда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман гимназиясенең 5 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
24 февраль көнне гимназиябездә 3А-3Б сыйныф укучылары өчен "Яле, малайлар!", Ватанны саклаучылар көненэ багышланган ярыш узды.
Балалар һәм өлкәннәр өчен майлау бәйрәме - Россиядә гадәттә кышны озаталар һәм яз килүен билгеләп үтәләр. Мәктәп балаларына аның тарихын, рус май чабу традицияләрен, сценарийларын һәм конкурсларын кыска һәм кызык итеп сөйләү ничек кызыклы. Май чабу - рус халык бәйрәме, ул кышның ахырын һәм язның башлануын белә. "Ата-аналарның һәм педагогларның бурычы кече буынга рус халкының традицияләре турында сөйләүдән һәм аларга хөрмәт итүдән гыйбарәт. Хикәяне балаларга тыңларга кызык кына түгел, ишеткәннәрен дә аңлый алырлык итеп төзергә кирәк. Шулай ук масленица уеннары, уеннары, ярышлар, башкалар өчен яхшы эшләр турында хикәяне җанландыру мөһим.