ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

     Безнең мәктәптә башлангыч сыйныфлар өчен ике команда арасында искиткеч «Күңелле стартлар» спорт бәйрәме узды. Командаларга йөгерү, сикерү, туп һәм кыршау эстафеталары белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде, алар анда җитезлек, тизлек һәм команда эше күрсәттеләр.

   24 февраль көнне мәктәптә 1-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены үтте. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларда башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.

Сарман районында республиканың алты районы мәгариф идарәләре һәм бүлекләре методистлары өчен республика стажировкасы узды. Тукай, Актаныш, Чирмешән районнарыннан мәктәпкәчә тәрбия буенча методистлар тәҗрибә уртаклашу кысаларында 4 нче «Кызыл Калфак»балалар бакчасында булдылар. Кунаклар 3D физкультура комплексында белем бирү эшчәнлеге фрагментларын, «Бабашка» ның үсеш конструкторы белән пространстволы модельләштерү эшчәнлеген карадылар.

Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе яшь армиячеләре «Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш» акциясендә катнаштылар. Алар сыйныф җитәкчесе белән бергә тыл ветераны, безнең авылда яшәүче Ильина Анна Денисовнаның ишегалдындагы карыны көрәделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра. Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!

Муниципаль мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, методистлар стажировкасы кысаларында ,25 февраль көнне гимназиябезгэ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шаяхметова Роза Искандеровна, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Сахипова Индира Раисовна, мәгариф булеге җитәкчесе Исмагилова Гөлназ Талгатовна, республика экспертлары, төрле район мәгариф булеге методистлары эшлекле сәфәр кылдылар.Алар гимназия эшчәнлеге белән таныштылар. Укытучылар, укучылар, гимназия администрациясенең эшен югары бәяләделәр.

"Инвестицияләр кертә башларга телисеңме? Активлардан башла"

Сарман урта мәктәбендә "Ватанга хезмәт итү - Изге эш" темасына Парламент дәресе узды. Бу мөһим һәм әһәмиятле дәрес укучылар арасында зур кызыксыну уятты, чөнки ул һәркемгә патриотизмның чын мәгънәсе һәм үз илебез тормышында актив катнашучы булуның мөһимлеге турында уйланырга мөмкинлек бирде.

Бүген бистәбезнең "Каенкай" балалар бакчасында Актаныш, Тукай, Чирмешән районнарының мәктәпкәчә тәрбия буенча методистлары өчен республика стажировкасы узды. Сарман районы балалар бакчалары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алёнушка балалар бакчасы мөдире Хаҗиева Р. М. "Балаларның сөйләм телен үстерүдә театр эшчәнлегенең роле"  инновацион мәйданчык темасы буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим итте һәм әлеге тематика буенча күргәзмә белән таныштырды. Тәкъдим ителгән тәҗрибә бик күп уңай бәяләмәләр алды. Бу чарада "Алёнушка" бакчасында  тәрбияләнүче балалар  дә актив катнаштылар - кунакларны инглизчә "Hello!" җыры белән сәламләделәр һәм  проект буенча  әкият күрсәттеләр.

Мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнарының мәгълүмати-методик бүлекләре җитәкчеләре һәм методистларының «кадрлар кытлыгы шартларында адреслы ярдәмнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары»темасына стажировкасы кысаларында. Тукай, Чирмешән, Чүпрәле, Актаныш, Минзәлә һәм Саба районнарының мәгариф бүлекләре җитәкчеләре һәм методистлары. Стажировка җитәкчесе-Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы, ТР муниципаль берәмлегенең өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе 1 нче Җәлил мәктәбендә булдылар. Стажировкада катнашучылар ачык дәресләрдә булдылар, "беренчеләр хәрәкәте" һәм "Россия бөркете" эшчәнлеге, шулай ук мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекнең төрле юнәлешләре белән таныштылар. Көн бай һәм нәтиҗәле үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International