25 нче февраль көнне Сарман район балалар китапханәсендә «Бакча нәниләре китапханәдә кунакта!» исемле балалар иртәсе үтте. Бу көнне китапханәгә 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче нәниләр килделәр. Күп бала өчен китапханәгә килү беренче тапкыр иде һәм зур тәэсир калдырды. Балаларны ачык йөзле китапханә хезмәткәрләре каршы алдылар. Балалар иртәсенең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәгә сәяхәтне, нәни дусларыбызны китапханә һәм «Балалар китабы – сихри бер дөнья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырудан башлап җибәрделәр. Китапханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Гыйләҗева Раилә Хәмзә кызы балаларны абонемент һәм уку залы, китаплар, журналлар, энциклопедия һәм сүзлекләр, шулай ук китап уку тәртибе һәм китапханәдәге кайбер кагыйдәләр белән таныштырды. Китапханәдә аларга бик ошады. Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.