ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2025 ел
җомга

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. 

Бүген, 21 февраль көнне, Җәлил гимназиясе укучылары технология укытучысы Асылшәрипова Рүзилә Айрат кызы җитәкчелегендә Икътисад министрлыгы коллегиясе кысаларында оештырылган күргәзмәдә "1000 пакет урынына шоппер" проектын тәкъдим иттеләр. 

Бүген "беренчеләр хәрәкәте" пилот төркемендә "Аҗаган"хәрби - патриотик чара уздырдылар. Быел Ватанны саклаучылар елына багышланган чара Әтиләр белән бергә уздырылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тизлектә, көчтә, чыдамлыкта һәм җитезлектә көч сынаштылар. Балалар барлык сынауларны да кыю үттеләр. Әлеге чараның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Аҗаган» хәрби– патриотик уены белән таныштыру; сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну уяту, физик әзерлекне үстерү. Чыдамлылыкны, җитезлекне, тизлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү; Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү: патриотлык, инициатива, җаваплылык һәм Ватанга мәхәббәт!

Карашай-Саклау авыл җирлегендә СВО да һәлак булган Султанов Фанис Фануз улын искә алдык

Карашай-Саклау авыл җирлегендә СВО да һәлак булган Султанов Фанис Фануз улын искә алдык

"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә "ЗАРНИЦА 2.0" хәрби-патриотик уенының чираттагы этабы узды.
№ 13 ЭТАП - Мин - патриот.
Катнашучылар ике командага бүленде, аларның һәрберсе, буяу белән карга байрак ясады.

Бүген, 21 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Рамил белән Гүзәл гаилә корып җибәрделәр. Сарман муниципаль районыннан Мәүләвиевлар гаиләсе «Безнең геройларга!» акциясенә кушылдылар һәм махсус операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре язылган котлау открыткасын юлладылар.

Александровка авыл җирлегендә юбилярны котлау

Традиция буенча «Илһам чишмәсе» төбәкара конкурсы кысаларында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Быел «Сарман ягы-илһамлы як»дип аталган Республика фәнни-гамәли, тарих – туган якны өйрәнү конференциясе узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

Александровка авыл җирлегендә истәлекле медальләр тапшыру


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International