"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Зарница" хәрби-патриотик уен атналыгы тәмамланды. Уен анда катнашкан һәркем өчен чын бәйрәм булды.
22 февраль көнне Олы Нөркәй урта мәктәбендә «Аҗаган»хәрби-спорт уены узды. Быел чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.
Кәүҗияк мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган" хәрби-спорт уены узды. Физкультура укытучылары җитәкчелегендә әлеге чарага 1-9 сыйныф укучылары үзләренең физик сәләтләрен һәм команда рухын күрсәтергә әзер булган командалар җыелды.
Сарман районы делегациясе Казанда Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнаша.
21-22 нче февраль көннәрендә 2-4 нче һәм 5-8 нче сыйныфлар арасында Ватанны саклаучылар көне алдыннан Җәлил 2 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-патриотик уен узды.
23 февраль - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, Ватаныбызның традицияләренә якынаю, балаларда Ватанны данлы саклаучылар өчен горурлык формалаштыру өчен яхшы чара. Ул - кыю, җитез һәм ышанычлы ир-атлар, шулай ук илебезне саклаучылар булып үсәчәк егетләр бәйрәме.Шул уңайдан “Сандугач” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт-музыкаль чара узды. Балалар һәм әтиләр, төрле биремнәрне үтәү барышында, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Алар өчен жан атарга килүчеләр дэ, катнашучылар да, балалар да - барысы бу бәйрәмнән эмоциональ заряд һәм яхшы кәеф алдылар.
Бүген Яңа Минзәләбаш авылының хөрмәтле кешесе, Талибуллина Гулуса Нурулловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу мөһим вакыйга уңаеннан, Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фарит Мөнәвир улы исеменнән аңа рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Юбилярны бу тантаналы көн белән котлауга «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.А. һәм НГДУ «Джалилнефть» Территориаль ветераннар советы рәисе Харисов Р.А. котладылар. Алар Гулуса Нурулловнага чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерделәр, сәламәтлек, озын гомер һәм уңышлар теләделәр.
Гулуса Нурулловна зур гаиләсенең мәрхәмәте һәм игътибары белән уратып алынган, акыллылык, яхшылык һәм тормыш сөюнең чын үрнәген күрсәтә. Ул - яратучан хатын, кайгыртучы ана, акыллы һәм хөрмәтле әби, аның тормышы якыннарының җылылыгы һәм мәхәббәте белән тулы.
МБББУ" Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Сарман районы прокуроры урынбасары Рәхимҗанов Айрат Миңнәхмәт улы белән "Кем ул патриот?"дигән темага әңгәмә үткәрелде.
2025 елның февраль аенда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында батырлык дәресе узды!
Патриотлык - ул Ватанга мәхәббәт, үз Ватаныңа тугрылык, аның мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә омтылу һәм фидакарьлеккә кадәр аны яклауга әзерлек.
Патриотлык кешенең гамәлләрендә һәм эшчәнлегендә чагыла. Үзләренең кече ватанына булган мәхәббәттән туып, патриотик хисләр, җитлеккәнлеккә ирешү юлында күп этаплар аша үтеп, гомумдәүләт патриотик үзаңына, үз Ватаныңа булган аңлы мәхәббәткә кадәр күтәрелә. Патриотлык һәрвакыт конкрет, реаль объектларга юнәлдерелгән. Патриотизмның эшлекле ягы хәл итүче булып тора, нәкъ менә ул хисле башлангычны Ватан һәм дәүләт өчен конкрет эшләр һәм гамәлләргә әверелдерергә сәләтле. Айрат Миңнәхмәтович үзенең тормыш юлы, эшчәнлеге, бүгенге дөньяның иң мөһим кыйммәтләре турында сөйләде. Укуга, спорт белән шөгыльләнүгә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, тарихны өйрәнүгә чакыру-Ватанга мәхәббәт хисен формалаштыра.
Айрат Миңнәхмәт улына очрашу өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез!
Сегодня в Центральном парке отдыха района состоялось торжественное мероприятие, посвященное Дню защитника Отечества в рамках Года защитника Отечества. Участников поздравил начальник отдела подготовки и призыва на военную службу военкомата по Сармановскому и Муслюмовскому районам Ленар Хадиуллин, вручил медали участникам доставки гуманитарного конвоя в зону специальных операций, благодарственные письма отдельных отрядов и войск – отдельным лицам.
Бүген районда якташыбыз, бөек җырчы, Сарман районының шәрәфле гражданы, Татарстанның, Россия Федерациясенең халык артисты, күп төрле исемнәр иясе һәм премияләр лауреаты Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырылды.