"Сарман ягы – илһамлы як" Республика фәнни-гамәли, тарих-туган якны өйрәнү конференциясе

2025 елның 21 феврале, җомга

Традиция буенча «Илһам чишмәсе» төбәкара конкурсы кысаларында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Быел «Сарман ягы-илһамлы як»дип аталган Республика фәнни-гамәли, тарих – туган якны өйрәнү конференциясе узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

Конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Язкар улы Уразаев алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International