2024 елның 17 нчы декабрендә мәгариф бүлегендә төрек теленнән олимпиада узды. Анда 1 укучы катнашты.
2024 елның 17 нчы декабрендә мәгариф бүлегендә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиада узды. Анда 12 укучы катнашты.
Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Коткаручы көне белән котлыйм. Сез үзегез өчен авыр, әмма игелекле эшне сайладыгыз - беренче булып бәлагә эләккән кешеләргә ярдәмгә килү. Куркынычны җиңеп, үзегезне куркыныч астына куеп, сез иң кадерлесен - кеше гомерләрен саклап каласыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык хезмәткәрләренә профессиональлеге һәм иң катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба белүләре өчен рәхмәт, тармак ветераннарына яшь буын коткаручыларга биргән тәҗрибәләре һәм осталыклары өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек,тынычлык һәм игелек телим.
26 декабрь конне "И.Г.Шакиров исемендэге Сарман балалар сэнгать мэктэбе" муниципаль бюджет остэмэ белем учреждениясе сэнгать булеге укытучысы Аскарова Э.Р. СВО да катнашучыларнын балалары очен "Тайна волшебного сундука" дигэн мастер - класс уткэрде.
"Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коммерциячел булмаган оешмаларга Яңа порталның старт алуы турында хәбәр итә
«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге адрес буенча: https://nco.minjust.gov.ru/.
Аның ярдәмендә коммерциячел булмаган оешмалар Россия Юстиция министрлыгына хисап бирә ала
электрон рәвештә, шулай ук шәхси кабинетлар аша үз уставларының гамәлдәге редакцияләрен бастырып чыгарырга".
«Гринта» ҖЧҖ Яңа ел бәйрәмнәрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча өзлексез хезмәт күрсәтү әзерлеге турында хәбәр итә.
2024 елның 26 нчы декабрендә Җәлил посеголының Мәдәният сарае мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Чара чыгышлар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. "Җәлил гимназиясе"нең педагогик коллективы чарада актив катнашты.
25 нче декабрьдә "Татнефть Арена" боз спорт сарае бүген бөтен ил гражданнарының мәнфәгатьләрен һәм ирекләрен яклаучы әтиләре булган балаларны кабул итте. Чарада республиканың 45 районыннан 10-17 яшьлек 17 000 бала катнашты.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2025 елның 9 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «бердәм Ачык ишекләр көне» оештыра.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә "Хуш киләсең, яңа ел"! исемле бәйрәм иртәсе үтте. Чарада әти - әниләр һәм бакча коллективы катнашты. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр! Мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләрнең барысына да Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллиннан татлы бүләкләр тапшырды.. Әти-әниләр һәм Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы исеменнән Фәрит Мөнәвир улына бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!