ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2025 ел
җомга

Бала туу-һәр гаилә тормышында иң якты һәм истә калырлык вакыйга. 28 ноябрьдә Әниләр көне алдыннан «Ныклы гаилә» проекты һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Румил һәм Камилә Мусиннар гаиләсен Татарстан Республикасы Конституциясе көненә туган кызлары Асилә тууы белән, Петровский Завод авылында яшәүче Иван һәм Гөлназ Долгуновлар гаиләсен алтынчы балалары-уллары Михаил, Сарман авылында яшәүче Радик һәм Зөһрә Закировларның бишенче балалары-кызлары Теймия тууы белән котлады. Үзләренең җылы теләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Нуретдинов, туганнары һәм якыннары җиткерде. Кунаклар гаиләләргә ныклысәламәтлек, муллык, мәхәббәт һәм иминлек теләделәр.

Гаиләләр «Безнең геройлар» акциясенә кушылды һәм махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен котлау открыткаларына кул куйдылар. Открыткалар якын арада солдатларга һәм офицерларга җибәреләчәк!

"Автоледи-тәҗрибәле йөртүче», «Автоледи - пөхтә», "Автоледи - креативлык". Компетентлы жюри ата-аналарга һәм яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ахырда флешмоб узды, анда әниләр, балалар катнашты .Дәртле музыка, актив хәрәкәтләр, шатлыклы хисләр балаларны, ата-аналарны, педагогларны берләштерде, барлык катнашучыларны да уңай якка этәрде!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра.

Полициядә хезмәт итү - киләчәккә ышаныч!

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова ур., 4 й. Тел.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976.

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар котлаулар һәм җырлар белән чыгыш ясадылар,  әниләре турында горурланып шигырьләр укыдылар, аларның кайгыртуы, игътибары һәм назының никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Бәйрәм барыбызга бик ошады.

Саклаубаш урта мәктәбе укучылары кадерле әниләрен бәйрәм белән котлап бүләкләр ясадылар.


27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан, МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә 8 нче Б сыйныфында яраткан әниләр өчен брошка ясау буенча җылы һәм иҗади мастер-класс узды.

МБГББУ "Җәлил гимназиясе" нең 7 нче В сыйныфы укучылары махсус кичә - Әниләр көне үткәрделәр.

Болытлы, төнлә аязучан. 

Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар.

Көндез юеш кар һәм яңгыр ява.

Кайбер районнарда томан, бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-3˚.

Көндез максималь температура 0..+2˚.

Юлларда урыны белән бозлавык.

Бүген 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында "Экологик уеннар аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхси үсешен формалаштыру" темасына районкүләм семинар-практикум узды.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең контроль-ревизия комиссиясе белән очрашты, партиянең Сарман җирле бүлеген тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International