5 нче декабрьдә Россиядә Иреклеләр (волонтер) көне билгеләп үтелә. Нәрсә ул игелекле эшләр? Бу кеше үз файдасы өчен түгел, ә кемгәдер ярдәм итү яки күңелле эшләү өчен кылган гамәлләр.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин СВО зонасындагы хәрбиләребез янына баруын дәвам итә. Балалар аны үзләренең көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Фәрит Мөнәвир улы һәркемгә районнан, аларның туганнарыннан, якыннарыннан, битараф булмаган якташларыннан, эшмәкәрләрдән, фермерлардан посылкалар тапшырды.
Балаларыбызга үз өлешләрен керткәннәрнең барысына да зур рәхмәт!
3 нче декабрьдә Азнакай шәһәренең 2 нче "Теремок" балалар бакчасы базасында "Билингваль белем бирүдә уен технологияләре һәм алымнары" дип аталган региональ семинар- практикум узды. Семинар педагогик фәннәр кандидаты, доцент УМК ның "Татарча сөйләшәбез", «Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү» программалары авторы Зарипова Зифа Мирхатовна, Кидрячева Раушания Гайнулловна җитәкчелегендә Азнакай, Бөгелмә, Сарман районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре педагоглары катнаштында узды. Бу семинарда Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасы педагоглары да актив катнаштылар - УМК буенча үзләренең авторлык уеннарын тәкъдим иттеләр.
Инвалидлар декадасы унаеннан башлангыч сыйныф укучылары китапханэгэ экскурсиядэ булдылар. Валентин Катаевнын "Цветок- семицветик" экиятенэ нигезлэнеп эшлэнгэн мультфильм карадылар. Соныннан мультфильмнын эчтэлеге буенча сорауларга жавап бирделэр, Женяга кинэшлэр бирделэр, төсле кэгазьдэн тылсымлы чэчэк ясадылар. Телэклэр тормышка ашсын өчен тырышырга, узенэ коч куярга , яхшылыклар эшлэргэ кирэк дигэн нэтижэгэ килделэр.
Бүген районыбызның 113 чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасы яза. Бу мәҗбүри һәм БДИга керү шарты булып тора.
2024 елның 27нче ноябрләрендә Сарман гимназиясендә математикадан олимпиада узды. Анда 27 укучы катнашты.
3 декабрь көнне Сарман урта мәктәбендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупциясез дөнья» конкурсының мини-проектларын яклау булды. Конкурсның максаты-коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен һәм коррупциягә карата түземсезлек формалаштыру, җәмгыятьне коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга җәлеп итү.
8 нче Б сыйныфы укучылары Нуртдинова Мәрьям һәм Самарова Җәмилә гарәп теле буенча төбәкара олимпиаданың сайлап алу туры призерлары булдылар.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Иске Кәшер урта мәктәбенә 8 класс укучысы Санаев Сәлим с.килде. Башлангыч сыйныф укучылары, директор киңәшчесе Хөсәенова Р.А. һәм 8 класс активистлары белән бергәләп, үз куллары белән бүләк әзерләделәр, анда Сәлимгә изге теләкләрен һәм изге теләкләрен яздылар.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин СВО зонасындагы хәрбиләребез янына баруын дәвам итә. Балалар аны үзләренең көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Фәрит Мөнәвир улы һәркемгә районнан, аларның туганнарыннан, якыннарыннан, битараф булмаган якташларыннан, эшмәкәрләрдән, фермерлардан посылкалар тапшырды.
Балаларыбызга үз өлешләрен керткәннәрнең барысына да зур рәхмәт!