Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-17 м / с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+12˚.
Көндез максималь температура +22..+25˚.
Азалак авыл җирлеге Азалак, Юлтимер авылларында милли бәйрәм-Сабантуй узды. Бәйрәм белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И. Г. Габделгазизов, Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөхлисуллина Л. З., тәбрикләде. Бәйрәмдә юбилярларны, авылның актив кешеләрен, яңа туган сабыйларның әти-әниләрен бүләкләнделәр. Бәйрәм милли спорт төрләре, уеннар һәм җырлар белән узды.
7 нче июнь көнне Мортыш-Баш авылында милли бәйрәм Сабантуй узды.Килгән кунаклар һәм авылдашлар алдында котлау сүзе белән Илексаз авыл җирлеге депутаты Ризатдинов Гәббәс Гәйнетдин улы чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашучылар милли спорт төрләрендә, уеннарда катнаштылар. Көрәштә җингән батырга махсус бүләк - тәкә тапшырылды. Бәйрәмне авыл егете Лотфуллин Салават һәм Ләйлә Дабихуллина алып бардылар.
Бүген, 8 июнь көнне, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар математикадан мәҗбүри БДИ тапшыралар
Азалак авылында гомер итүче Фатихова Рәкыйга Шәехсолтан кызына 90 яшь тулды. Олы юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән аны Азалак авыл җирлеге башлыгы И. Г. Габделгазизов тәбрикләде. Рәкыйга Шәехсолтан кызына тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы, кадер-хөрмәт һәм озын гомер телибез.
6 нчы июнь көнне Илексаз авылында милли бәйрәм-Сабантуй узды. Җыелган халыкны һәм авыл кунакларын Илексаз авыл җирлеге депутаты Ризатдинов Гәппәс Гәйнетдин улы котлады. Бәйрәм милли спорт төрләре, уеннар һәм җырлар белән узды. Бәйрәмдә юбилярлар, авылның актив кешеләре, яңа туган сабыйларның әти-әниләре бүләкләнде. Бәйрәм дус һәм тату атмосферада узды.
Янурыс авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева Азия Әсхәдулла кызы юбилярны истәлекле дата белән котлады, Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улынын Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Котлауларга туганнары һәм якыннары да кушылды.
Сезгә, Фәния апа, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, балаларыгызның һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын телибез.
Янурыс авылында милли бәйрәм-Сабантуй узды. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева Азия Әсхәдулла кызы котлады. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, кунакларга Рәсим Фасыйхов һәм Нәзир Сабиров үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм уздыруда катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә зур рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Яңа Имән вылында милли бәйрәм - Сабантуй узды. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Рөстәм Фшрит улы котлады. Бәйрәм җырлар, биюләр һәм халык күңел ачулары белән үрелеп барды.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (Татарстан) Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра башлаганда 26.12.2008 елгы Федераль законның 8 маддәсе таләпләре нигезендә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра башлавы турында хәбәр итә. № 294-ФЗ " Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» юридик затларга, индивидуаль эшкуарларга эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәрнамәне Роспотребнадзор органына җибәрергә кирәк. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 24 июлендәге 366 номерлы Федераль закон нигезендә 2024 елның 1 апреленнән эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәрнамә һәм хәбәрнамәләр реестрына үзгәрешләр юридик затлар, индивидуаль эшкуарлар тарафыннан Роспотребнадзор органына бары тик электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (ЕПГУ). Хәбәрнамә тапшырылмаган яки дөрес булмаган белешмәләр булган хәбәрнамә тапшырылган очракта, 30 мең сумга кадәр административ штраф каралган (РФ КоАПның 30.12.2001 ел, №195-ФЗ 19.7.5-1 маддәләре).