ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

8 март көненә яшьләр өчен күңел ачу программасы

6 март көнне Карашай-Саклау мәдәният йортында Актаныш районы Пучы халык театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын сәхнәләштерде.

Олуг юбилее һәм 8 Март бәйрәме белән аны район, авыл җитәкчелеге, балалары, онык-оныкчыклары, туганнарытәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов та сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. Авылдашлары Зөфәр Кудашевтан музыкаль сәлам яңгырады. Аңа кушылып, юбиляр үзе дә җырлады, биеде.

 


8
март, 2022 ел
сишәмбе

Сарман районының гүзәл затлары! Кадерле хатын-кызларыбыз! 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!  Сез күңел тынычлыгы, кайгыртучанлык, зирәклек һәм башкалар өчен җан ату кебек сыйфатларны мулдан өләшеп, якыннарыгыз тормышын тагын да бәхетле итәсез. Табигатьнең үзе кебек, яңа тормыш, мәхәббәт һәм гүзәллек чыганагы сез. Бүгенге көндә хатын-кызның роле тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә зур әһәмияткә ия. Вазыйфаи бурычларыгызны төгәл үтәп, шул ук вакытта иҗтимагый тормышта актив катнашып, районыбыз үсешенә үз өлешегезне кертәсез. Рәхмәт сезгә! Төрле өлкәләрдә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялдагы өлкән буын вәкилләренә, хезмәт, тыл ветераннарына, күп балалы аналарга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым хөрмәт сүзләремне җиткерәм. Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм теләкләрегезнең чынга ашуын телим. Гаиләләрегездә иминлек, бар дөньяда тынычлык хакимлек итсен. 


7
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген "Айтуган" универсаль спорт залында мини-футбол буенча ачык районара турнир узды. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Түбән Мактама командасы, 2 урынны - Сарман командасы, 3 урынны - Азнакай, 4 урынны Җәлил командасы яулады.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов юбилей белән котлады.


6
март, 2022 ел
якшәмбе

Волейболчыларның тагын бер җиңүе .

Бүген катнаш командалар арасында волейбол буенча ачык республика турниры узды .

Авыр көрәштә җиңүчеләр ачыкланды: 1 нче урынны Сарман районы командасы яулады, 2 нче урынны сервис системасы (Әлмәт), 2 нче урынны Сәлфи (Әлмәт) яулады.

Турнирны үткәрүдә спонсорлык ярдәме өчен Эдуард Мәгъсүмовка рәхмәт белдерәбез.

Чемпионнарыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез !

Карашай-Саклау мәдәният йорты Бөтендонья татар конгрессы уздырган  “Солдат альбомы” Республика күләм бәйгесе җиңүчеләре рәтендә

8 Март алдыннан традиция буенча Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Шәйдуллина Мәйсәпә Насыйбулла кызы янына бардылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International