«Мирас угы» проекты, аның өстендә эшләүнең беренче көненнән үк, безнең йөрәкләрдә башлаган эшебезнең игелеклегенә, кирәклегенә һәм мөһимлегенә ышаныч кабызды. Үзенчәлекле балалар өчен махсус проект булдырдык. Мөмкинлекләре чикле балалар - ул искиткеч иҗади сәләт ияләре, аларга бары тик үз сәләтләрен ачарга һәм үстерегә ярдәм итәргә генә кирәк. Балалар белән эшләү һәрвакытта да зур җаваплылык, нинди генә зур тәҗрибәгә ия булсаң да, һәрбер очрашуга әзерләнгәндә барыбер дулкынланасың. Әмма алар шундый ачык, дустанә һәм кызыксынучан, позитив, кайчагында хәтта без аларны түгел, ә киресенчә без алардан гадәти вак-төякләргә сөенергә һәм бөтен дөньяны яратырга өйрәнәбез кебек тоела. Мондый очрашулардан соң күңелдә әле бик озак җылы хис-кичерешләр, аларның елмаюлары, шатлык тулы күзләре саклана.
Балаларга уңайлы булсын өчен проектны тормышка ашыру интерактив чаралар циклына бүленгән. Чаралар бер – берсен дәвам итә, аларның һәркайсында балалар Идел буе Болгары, Казан ханлыгы, туган як тарихыннан кызыклы фактлар белән таныша. Практик өлешкә аеруча зур игътибар бирелә, аның барышында алар яңа һөнәр үзләштерәләр, үзләрен яңа рольләрдә сыныйлар.
Мәсәлән, Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфта укучылары чүлмәк ясау осталары булып карадылар, һәрберсе үзенең кабатланмас эшләнмәсен ясады. Балчыктан гөрләп торган хуҗалыклар ясап куйдылар.
«Чүлмәкче хикәясе» интерактив чарасы - һәр укучыга уңышка ирешү шатлыгы, үз сәләтен аңлау, көченә ышану мөмкинлеге. Балалар балчык белән эшләүнең төрле техникаларын үзләштереп кенә калмыйлар, тормышның теләсә кайсы өлкәсендә кирәкле сыйфатларны да алалар: аралашу, командада эшләү, эшне ахырына кадәр җиткерү, уңышка сөенү һәм үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләү.
2022 елның 1-7 мартында Казанда татар телендә «Әйдә ШаяРТ» республика телевизион КВН турнирының 1/4 финалы узды.
2022 елның 10 мартында 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы «Махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 25.02.2022 ел, №17-ФЗ Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» дигән темага салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар үткәрәчәк.
Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, салым түләүче мәгълүматка ризалык биреп, салымнар буенча бурычлар турында мәгълүматны телефон яки электрон почтага СМС-хәбәрләр рәвешендә ала алачак. Җибәрү 3 айга бер тапкыр башкарыла.
Салым инспекциясеннән хәбәрләр ала башлау өчен Федераль салым хезмәте моңа язма ризалык бирергә тиеш.
8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көнендә Ләке авыл җирлеге гүзәл затларын котлап мәдәният йортында «Иң кадерле кешем» дип исемләнгән музыкаль кичә үтте.
Җәлил 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятендә булдылар, анда көллият тәкъдим иткән дисциплиналар, һөнәрләр белән таныштылар, шулай ук үзләрен машина йөртүче һәм башкалар ролендә сынап карадылар .Көн тәмле төшке аш һәм мәдәни - күңел ачу программасы белән тәмамланды.
6-7 март көннәрендә Нижнекамск шәһәрендә XXII “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан ачык яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең зона туры үткәрелде.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс гамәлгә ашырыла.