Бүген 12.02.2002 елда Насыйбуллина Фәнзия Җәлил кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу бәйрәм көнендә аны «Җәлил поселогы» башкарма комитеты җитәкчесе И.Галләмов котлады.
Бүген "Старт" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары - 2022"чаңгы ярышлары узды. Ярышларда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде.
Бүген Сарманның "Старт" чаңгы базасында чаңгы буенча район ярышлары булды. Мәктәп укучылары анда матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
10нче февральдә Казанда география фәненнән олимпиаданың төбәк этабы узды. 9 нчы сыйныф укучысы Сагидуллин Альбертны олимпиада призеры булды! Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
922 ел… инде тарих битләреннән генә өйрәнеп булган чорның, нәкъ менә шушы елында, Идел Буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителә. 1100 ел элек булган вакыйга, бүгенге көнгә кадәр мөһимлеген югалтмаган.
Әлбәтта, дистә гасыр, мең еллык тарих агымында ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән татар халкы, ләкин бернигә карамастан динне, милләтне саклап калганнар. Эзәрлекләүләр дә булмаган түгел, мәчетләрнең манаралары киселгән, дини китаплар юкка чыгарылган, намазлар яшертен генә укылган.
Шуны әйтергә кирәк, татар милләтендә белем бирүгә һәрвакыт җитди караганнар һәм бу сорауда мәчет, мәдрәсәләрнең дә роле зур булган.
Шул уңайдан Сарман гимназиясенең 8 сыйныф укучылары белән үткән бүгенге очрашу да ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде.
“Ислам – религия мира” дип исемләнгән әңгәмә барышында, укучылар ислам динен кабул итү тарихы, Сарман ягының күренекле дин эшлеклеләре, мәчет мәдрәсәләре, XVIII-XX йөзләргә караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.
Бүген район мәдәният йортында район Советының чираттагы утырышы үткәрелде.
Аның кысаларында анда катнашучылар иң элек район, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче оешмалар әзерләгән күргәзмә белән таныштылар.
9 нчы февраль көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды. Әңгәмә рус теле буенча БДИның состав өлеше булып тора, берничә өлештән тора һәм 15 минутны били. Әңгәмә уңышлы узды.
5 нче номелы Җәлил “Әкият” балалалар бакчасында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды.
Безнең максат :
Балаларны әти әниләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү.
Төрле җәмгыять урыннарында татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү.
Балаларда милли үзаң тәрбияләү.
08-09 февральдә Әлмәт шәһәренең «Солнечный» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә «Сандугач сайрар илем»XXV региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең финал туры узды.
хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 9 февраль 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 10 феврале
2022 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараюы белән, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда төнлә 16 метрга кадәр), юлларда кар көртләре көтелә.