ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырыгыз!

Бүген укучыларыбыз арасында шахмат-шашка ярышы уздырып алдык. Балалар барысы да бик актив уйнадылар.

12 февральдә « Сарман гимназиясе» МБОУ спорт залында авыл җирлекләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды

14 нче февраль көнне Зур Нөркәй урта мәктәбенең филиалында-Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым!».

2022нче елның 11нче февралендә Сарманда "Старт" чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юлы - 2022" чаңгы ярышлары узды. 2008-2009нче елгы кызлар арасында 2нче урынны Имамеева Ивилина, 2008-2009 еллар арасында 3 урынны Вәлиева Дарина, 2006-2007 еллар арасында өченче урынны Пономарева Анастасия яуладылар. Котлыйбыз!


13
февраль, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 13 февраль 18 сәгатькә кадәр. 14 февраль 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән).

11нче һәм 12нче февральдә Казанда Физик тәрбия буенча олимпиаданың төбәк этабы узды. 9 нчы сыйныф укучысы Харисов Ренат олимпиада призеры булды! (Җитәкчесе: Рәхимов Р. Ф.). Шулай тотарга! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

12нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә сәламәтлек көне үтте. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә боз сараена массалы шуарга йөрделәр. Моннан тыш, кайбер сыйныфлар чаңгы базасында булдылар һәм чаңгыда шудылар. Кыскасы, сәламәтлек көне күңелле һәм актив узды!


12
февраль, 2022 ел
шимбә

Бүген авыл җирлекләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Мортыштамак авыл җирлеге командасы яулады, 2 урынны Иске Кәшер авыл җирлеге, 3 урынны Карашай Саклау авыл җирлеге командасы алды.

Бүген 12.02.2002 елда Насыйбуллина Фәнзия Җәлил кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу бәйрәм көнендә аны «Җәлил поселогы» башкарма комитеты җитәкчесе И.Галләмов котлады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International