ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

22-23 нче гыйнвар көннәрендә Сарман мәдәният йорты спорт залында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышы үтте. Безнең авыл командасы  5 урын алды.

Җирлек башлыгы Айдар Хуснутдинов 2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады

Ләшәү Тамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны  Калимуллина Әнисә Фатхулла   кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Юбилярга район  башкарма комитеты рәисе Валиев Фандас Анасович Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Котлауларга "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин , ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдикова, балалары, оныклары кушылдылар. Аңа  сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.


23
гыйнвар, 2022 ел
якшәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал уеннары тәмамланды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны – "Илексаз авыл җирлеге", 2 урынны – "Әлмәт авыл җирлеге" ,3 урынны – Иске Кәшер авыл җирлеге, 4 урынны "Кәүҗияк авыл җирлеге"командалары алды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин призерларга кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырды.

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Җәлил 1 нче мәктәбендә Җәлил мәктәпләре укучылары ТИСБИ Казан университеты вәкилләре белән очрашты. Балалар университетта нинди факультетлар һәм белгечлекләр барлыгын белделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр .

19 гыйнвар көнне Җәлил беренче мәктәбендә "Хәтерлә, онытма!" Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узды. Әлеге чаралар укучылар үз гамәлләре өчен шәхси җаваплылык һәм башка кешеләрнең хисләре турында уйлана алсын өчен үткәрелде.


22
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

3 нче санлы «Алёнушка» балалар бакчасында «Макулатура тапшыр– агачны коткар! " акциясе узды». Һәр кешенең урманнарны, экологияне һәм планетабызның табигый матурлыгын саклау буенча уртак эшкә өлеш кертүе мөмкин. Мәсәлән, һәркем макулатураны тапшыра ала-бу зур булмаса да, тере табигатьне саклауга мөһим өлеш. Акциянең төп максаты-әйләнә-тирәлекне саклауга һәм ресурсларны саклауга омтылыш, табигатькә сак караш, балаларның һәм аларның ата-аналарының игътибарын табигый байлыклардан икенчел файдалану кирәклегенә җәлеп итү. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре битараф калмадылар һәм макулатура җыйдылар. Без әти-әниләргә актив катнашканнары өчен рәхмәтебезне  белдерәбез!


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген Рангазар авыл җирлегендә дә халык җыены үткәрелде.

2022 елның  21 гыйнвар көнне Иске Кәшер авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды.

Бүген Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә отчет җыелышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International