Бүген район Советының кече утырышлар залында «АГРОСИЛА» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова катнашында Сарман муниципаль районы фермерларына җир кишәрлекләре бирү һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына пай җирләрен бирү мәсьәләләрен җайга салу буенча киңәшмә узды.
Мәктәбебез укучысы Хамитова Алина быел кабат илкүләм үткәрелә торган фестивальгә чакыру алды.
«18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы»ҖЧҖ ТР РОО булышлыгы белән инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
3 нче декабрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә "тигез мөмкинлекләр уеннары" акциясе кысаларында "Тормыш матур булсын" дип исемләнгән очрашу узды. Мәктәпнең актлар залында мөмкинлекләре чикләнгән балалар җыелды. Балалар белән очрашуга бик күп конкурсларда җиңүче Ханнанов Илнур Айрат улы килде, ул балаларга үз казанышлары, бирешмәскә һәм һәрвакыт яхшыга ышанырга кирәклеге турында сөйләде. Бокс буенча Тренер Нуриев Ильяс Габделхәй улы- укучыларга көч биреп торырга килгән иде. Барысы да мәктәп укучылары һәм волонтерлар башкаруындагы концерт белән тәмамланды.
Мәктәп илебез күләмендә үтә торган экологик акциядә катнаша. Укучылар тотылган бптарейкаларны алып киләләр. Аеруча активлыкны нәниләребез күрсәтө.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 27 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
4 нче декабрь көнне Сарман районы авыл җирлекләре арасында йөзү буенча ярышлар уздырылды. Мортыштамак авыл җирлеге командасы эстафетада мактаулы 1 урын алды.
Бүген Ләке авылында гомер кичерүче Ильина Анна Денисовнага 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, ул Анна апага Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, авыл ветераннар советы рәисе Ольга Асанова, балалары, килене, кияве, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт, озак яшәвен теләделәр.
- Балалар янәшәсендә, туганнар белән аралашып, дус-тату яшәү - олы бәхет, барыбыз да сәламәт булыйк, - диде Анна апа һәм ил-көннәргә тынычлык теләде.