ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

2021 елның 3 декабрендә "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" Халыкара белем бирү акциясе узды. Җәлил беренче мәктәбенең барлык педагоглары, шулай ук өлкән сыйныф укучылары һәм ата-аналар бу тестта катнаштылар һәм катнашучы сертификаты алдылар.

Хөрмәтле волонтерлар, иреклеләр!

Сезне чын күңелдән Халыкара ирекле ярдәмчеләр көне белән котлыйм!

Сез дөньяны игелеклерәк һәм җылырак итәсез. Үз күңелегезне һәм йөрәгегезне башкаларның иминлеге турында кайгыртуга, барыннан да кирәк булган кешеләргә риясыз ярдәмгә саласыз. Сезнең ярдәм белән Игелек кылу – тормыш нормасы икәнлеген аңлыйбыз. Сез районда күп кенә үзгәртеп коруларның инициаторлары һәм башлап җибәрүчеләре. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, үҗәтлегегез, энтузиазмыгыз зур хөрмәткә лаек. Сезгә теләсә нинди бурычлар куела. Моның ачык мисалы - безнең катлаулы вакытта сезнең бәяләп бетергесез реаль ярдәмегез.

Актив тормыш позициясе, риясызлык, шәфкатьлелек һәм ел әйләнәсе башкарган мөһим һәм файдалы эшләрегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сезнең йөрәкләрегез һәрвакыт сизгер булып калсын, ә тормыш энергиясе беркайчан да иссякает. Хөрмәтле волонтерлар, чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.


4
декабрь, 2021 ел
шимбә

Сугыш...  нибары ике генә иҗек, биш кенә хәреф... ләкин күпме кайгы, меңләгән вакытсыз өзелгән гомерләрне, күпме ятимнәр, тол калган хатыннар, газиз балаларын югалткан аналар күз яшен, аяусыз ялкын булып күңелләрне чорнап алган күңел сагышын сыйдырган ул үз эченә. Өчпочмаклы, көтеп алынган хатлар урынына, көн саен дистәләгән өйләргә ачы хәсрәтнең кара козгыны булып “похоронкалар” оча...

Инде күп еллар узды, әле тагын хәтта гасырлар узачак, ләкин Ватаныбызның  танылган һәм билгесез солдатлары, халык хәтерендә мәңгелек булып калачак.

Соңгы солдат табылмыйча, сугыш тәмамланган була алмый диләр... әлегә кадәр йөзләгән, меңләгән солдат табылмаган, аларның каберләре юк. Аларны эзләү эшләре дәвам итә. Ел әйләнәсендә, эсседә дә, салкында да, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның мәетләрен эзләп табу һәм җирдән күтәрү өчен, дошман бомбалары ерткычлап бетергән сугыш кырларында поисковиклар эш алып баралар.

Бүген, 4 декабрьдә,  Билгесез солдат һәм Геройлар көненә багышланган «Алар Ватан өчен сугыштылар»дип исемләнгән тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарага Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тарафыннан Татарстан Республикасының «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе, Хәтер Китабы редколлегиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фән һәм техника буенча Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2000 ел),  Бөек Ватан сугышы Музей - мемориалы фәнни хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүче кеше– Михаил Валерьевич Черепанов чакырылды.

 Һәлак булганнарны искә алу һәм хәзерге вакытта яшәүчеләргә хөрмәт күрсәтү һәрвакытта да, бигрәк тә яшь буын өчен мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә очрашуга районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм «Волонтеры Победы» хәрәкәтендә катнашучылар чакырылган иде.

Михаил Валерьевич-ул халык хәтерен кайтаручы! Әлеге юнәлештә башкарган эзләнү эшләрен, куйган тырышлыгын әйтеп тә, бәяләп тә бетереп булмый. Куелган максатына ирешү юлы катлаулы, дөрес тутырылмаган, буталган документлар бихисап, һәрбер солдат турында мөмкин кадәре дөрес мәгълүмат туплау өчен ничәмә ничә архив белән эшләргә кирәк. Көннән көн хәбәрсез югалган солдатлар исемлеге кыскара, ә сугыш кырында вафат булучылар саны үсә бара. Соңгы кыска гына ара да ул 687 якташларыбыз булган солдатларның язмышына ачыклык кертте.

 Кунакларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы сәламләде, районыбызның дәхшәтле сугыш еллары чоры тарихын өйрәнүгә, аны саклау һәм яңарту өлкәсендә зур өлеш керткән Михаил Валерьевич Черепановка, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена чиксез рәхмәтен белдерде, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең аеруча актуальлеген, кирәклеген искәртте. Һәм шәхсән үзе «Волонтеры Победы» хәрәкәте рәтләрендә торучы балаларга, эзтабар, якташыбыз Салихов Инсаф Габделхәй улына, Михаил Валерьевич Черепановка Сарман муниципаль районы Советы рәхмәт хатларын, музей директоры – Кашипова Дания Мамдуховнага, Татарстан Автоном Совет Социалистик  Республикасы оешуының 100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләүгә һәм үткәрүгә өлеш кертүе өчен, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразыевның рәхмәт хатын тапшырды.

Михаил Валерьевич Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена, Мортыштамак авылы тарихы музеена, Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музеена, шулай ук Сарман гимназиясендә һәм Сарман урта мәктәбендә ачылган һәм эшләп килүче музейларга Хәтер Китабының яңа, 28 томын тапшырды.

Үзенең чыгышын, эзләнү эшләренең, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән, аны үз гомерләре бәрабәренә саклаган кешеләрне хәтерләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуны аңлатудан башлады. Мортыштамак авылында яшәүче һәм яу кырында батырларча һәлак булган Шаихов Хәмит Шәих улы гаиләсенә, сугыш елларына караган, «посмертно» тамгасы белән рәсмиләштерелгән бүләкләү документларын тапшырды.

Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыты елдан-ел үткән еракларда кала. Бу сугыш илебез җиңгән -иң авыр сынауларның берсе булды.  Солдатларның батырлыгын, Җиңү көнен якынайтуга соңгы көченнән тырышкан гади халыкның батырлыгын онытырга хакыбыз юк, чөнки алар барысы да җиңү өчен, туган илебез өчен, безнең өчен көрәшкәннәр!

 

Декабрь башы Мәктәптә, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

5 декабрь 2021 ел.

2021 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану белән, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр көчле җил;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Коррупциягә “ЮК!”-дибез” темасына класс сәгате уздырылды. Әлеге чараның максаты: балаларны “коррупция” төшенчәсе белән таныштыру, аның барлыкка килү сәбәпләрен, нәрсәсе белән куркыныч булуын ачыклау, аңа каршы көрәш юлларын барлау.


3
декабрь, 2021 ел
җомга

3 декабрь көнне Иске Кәшер урта мәктәбендә Бөтенроссия Хәтер дәресе- «Билгесез солдат көне» үтте. Бу мөһим дата РФ Президенты Указы белән безнең сугышчыларның хәтерен, хәрби батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Билгесез Солдат каберендә яткан плитәдә "Исемең синең билгесез. Батырлыгың үлемсез " – дип язылган. Үз гомерләре бәрабәренә Ватанны саклаган, безгә тыныч тормыш бәхете бүләк итүче кахарманнарны хәтердән җуймыйк!

3 декабрь көнне «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» МББУнда «мөселманнар изге урыннары» күргәзмәсе ачылды. Әлеге иҗади проектның максаты-ислам белән тыгыз бәйләнгән татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни-этник кыйммәтләрен саклау һәм үстерү. 

Район Советының кече утырышлар залында бүген инвалидлар декадасына багышланган “Түгәрәк өстәл” уздырылды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова алып бардылар. Чарага районның социаль яклау өлкәсе, үзәк хастаханә, Пенсия фонды идарәсе бүлекчәсе, мәшгүльлек үзәге, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, район ветераннар җәмгыяте җитәкчеләре чакырулы иде. Алар һәркайсы районның физик мөмкинлекләре чикле гражданнар белән эшләү юнәлешләре турында сөйләделәр, булган проблемаларны күтәреп, аларны бергәләшеп чишү юллары буенча киңәштеләр. Чара кысаларында алар онлайн-режимда Җәлил беренче санлы урта мәктәбендә узган чарада катнаштылар.

3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне. Бу уңайдан Янурыс авыл җирлеге инвалидларына азык-төлек пакетлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International