ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! 

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Районыбызның иминлек сагында торучы полиция хезмәткәрләре алга таба да территориябездәге тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итәрләр дип ышанып калам.

Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сузләремне юллыйм. Бай хезмәт тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерүче хөрмәтле ветераннарга аерым рәхмәт һәм котлау сүзләрем.

Бәйрәм белән котлап, һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет телим.


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде

Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 2020 ел өчен барлык транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына салым белдерүләрен җибәрү төгәлләнде.

Бүген тәрбияче Насыйбуллина г.р. беренче кечкенәләр төркемендә"көз"темасына ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрде.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

10 ноябрь көнне Россиядә эчке эшләр хезмәткәрләре, 17 ноябрь көнне – участок инспекторлары көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан бистәкүләмендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда тормыш иминлеге нигезләре  укытучысы Р.К.Талибуллин җитәкчелегендә «Щит» хокук бозуларны кисәтү отряды катнашты.

Бүген Карашай-Саклау авылында экологик өмә үткәрелде. Анда авыл мәдәният йорты, мәктәп һәм авыл советы хезмәткәрләре катнашты.

Янурыс авылында гражданнарның үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштырылды

Каташ Каран авылында гражданнарның үзара  салым хисабына балалар мәйданчыгында койма куелды.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй районындагы бүлекчәсе 2021 елның 8 ноябреннән 14 ноябренә кадәр Европа сыйфат атналыгына һәм Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган «кайнар линия» үткәрә.

Барлык сораулар буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 дән 12.00 гә кадәр; 13.00 дән 17.00 гә кадәр телефоннар буенча ала аласыз: 8(85559)2-44-64, 8 (85558) 7-22-75, 7-22-77.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International