Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән котлавы

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! 

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Районыбызның иминлек сагында торучы полиция хезмәткәрләре алга таба да территориябездәге тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итәрләр дип ышанып калам.

Район иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сузләремне юллыйм. Бай хезмәт тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерүче хөрмәтле ветераннарга аерым рәхмәт һәм котлау сүзләрем.

Бәйрәм белән котлап, һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International