ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән яңа бәйрәм – Әтиләр көне билгеләнгән.

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ Ул гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында гамәлгә куелган һәм Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк.

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ Әтисе көне белән барлык ир-атларны-үз тормышларында ата-ана бәхете сынаган һәм балаларына тулы әти мәхәббәте биргән сарманлыларны котлыйм.

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ Һәр ир-атка гаилә учагының җылысын табарга, Бәхетле уллар һәм кызлар үстерергә насыйп булсын.​

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Юлларны төзекләндерү – районыбыз инфраструктурасы үсешендә төп юнәлешләрнең берсе. Яңа юллар төзелә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана, урамнарыбызның йөзе үзгәрә.

Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез алдыгызга куелган зур бурычларны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне бирәсез, кешеләрнең иминлеге өчен тырышып хезмәт куясыз.

Районыбызның юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым ихтирам сүзләрем – тармак ветераннарына.

Бәйрәм көнендә барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Татарстанның атказанган нефтьчесе, «Нефть чыгару буенча иң яхшы оператор" исемен йөртүче, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Бөек Октябрь социалистик революциясе орденнары иясе Сафин Рафаил Сафа улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, якыннары да юбилярга сихәт, тигез гомер теләделәр. Рафаил абый тормыш иптәше Әнисә Садри кызы белән гомер кичерә. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары, 2 оныкчыклары бар.

Сарман муниципаль районы командасы Мамадыш шәһәрендә узган муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы исәбенә өстәл теннисы буенча ярышларда мактаулы өченче урынны алды.

Азалак авылында яшәүче Низаметдинова Сәкинә Низаметдин кызына бүген 100 яшь тулды. 

Районның легендар шәхесе – озак еллар “1 Май” колхозын җитәкләгән, аның үсешенә зур өлеш керткән, Хәниф Хәйруллинның “Канатлар талмасын” әсәре героеның прототибы Вильдан Рамазановның тормыш иптәше Сәкинә апа унынчы дистәсен тутырды. Олуг юбилее белән йөзьяшәр әбине район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп. Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов та сихәтлек, киләчәктә балалар. Оныклар кадер-хөрмәте теләделәр. 

Гасырлык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган – укучыларны мәктәптә укыткан, китапханәдә эшләгән, авыл халкын агартуга күп көч куйган ветеран туган авылында, аның шифалы суларын эчеп, сулар һавасыннан күңеленә дә, җанына да сихәт алып, кызлары тәрбиясендә, онык-оныкчыклары хөрмәтендә яши.

18 октябрьдә "үлем белән кайда сәүдә итәләр"акциясе старт ала. Махсус бүлеп бирелгән телефон линияләре һәм ышаныч телефоннары буенча ата-аналар, укучылар һәм педагоглар наркотикларның таралу фактлары турында хәбәр итә алалар. Полиция хезмәткәре телефоны 89178568683, тәүлек буе эшли торган 800-2000-122.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм “Пушкинская карта” проектын гамәлгә ашыру кысаларында, музейда Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары “Песнь глины” исемле интерактив чарада катнаштылар. Балчык белән эшләү бик мавыктыргыч шөгыль. Үз куллары белән ясалган һәр эшләнмәгә останың күңел җылысы иңә. Чарада катнашкан балалар чүлмәк ясау эшенең барлык нечкәлекләрен белделәр, күп гасырлар дәвамында кулланылган технологияләрне өйрәнделәр, белемнәрен баеттылар.

“Пушкинская карта” проекты нигезендә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее төрле интерактив чаралар тәкъдим итә. Алар үсеп килүче буынны мәдәни һәм рухи яктан үстерүгә күп мөмкинлекләр ача. Музейга рәхим итегез!

2021 елның ноябрь аенда “Пушкинская карта” проекты кысаларында үткәреләсе чараларга билет алу өчен сылтамалар:

Интерактив чара - “Ткачество - ремесло умелых” https://vmuzey.com/event/tkachestvo-remeslo-umelyh;

 Лекция - “Вехи истории”

 https://vmuzey.com/event/obrazovatelnyy-urok;

Дәрес - "Тайны истории прошлого"

https://vmuzey.com/event/tayny-istorii-proshlogo.

Тэги: #музейсарманово #вынашагордостьягоржусь #годродныхязыковинародногоединства #пушкинская карта

14 нче октябрьдән 15 нче октябрьгә кадәр Сарман районы территориясендә гражданнар оборонасы оешмалары, эвакуация органнары һәм районның коткару хезмәтләре белән команда-штаб өйрәнүләре уза.

«Бөтенроссия халык санын алу турында» 25.01.2002 ел, № 8-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында» 2019 елның 7 декабрендәге 1608 номерлы карары нигезендә 2021 елның 15 октябреннән Бөтенроссия халык санын алу башланды.

Сарман районы территориясендә 10 исәпкә алу участогына Берләшкән 63 хисап участогы оештырылган.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар чын артистларча чыгыш ясады. Әкият барыбызга да бик ошады. Булачак артисларыбызга иҗади уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International