Бүген район Советының утырышлар залында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова алып барды.
Бүген районга "Безнең ишегалды"ишегалды территорияләрен төзекләндерү республика программасы буенча эшләрне кабул итү буенча эксперт комиссиясе килде. Комиссия әгъзалары подрядчы оешма вәкилләре белән очрашты.
Эх, борчусыз һәм рәхәт балачаклар... Күңелнең шушындый матур хатирәләрен уятып киттеләр бүгенге кечкенә кунакларыбыз. “Бәрәкәт” балалар мәйданчыгында төрле яшьтәге балалар тәрбияләнә. “Тукучылык” темасын алар дәрес кысаларында өйрәнгәннәр һәм үткәннәрне ныгыту өчен, музейда даими рәвештә үткәрелә торган- “Тукучылык-уңганнар һөнәре” дип исемләнгән интерактив чараларның берсендә катнаштылар. Әле кечкенә генә булсалар да, электән килгән гореф- гадәтләрне, көн-күрешләрнең ничек булуы хакында әзме- күпме беләләр. Бездә исә алар йон җегерләү җайланмасы – каба һәм орчык белән танышты. Үзләре дә музей хезмәткәре –Фәнүзә апаларының тиз-тиз орчык биеткәнен күреп: ”Мин дә эшлим, мин дә”,- дип җегерләп карадылар. Әмма үз кулларына эләккәч һәр эшкә иң элек өйрәнергә, сабырлык һәм тырышлык белән генә остага әйләнәсен аңладылар. Аннан җепне йомгакка урадылар. Һәм ниһаять, килеп керүгә үзенә җәлеп итеп, кызыктырып торган туку станына чират җитте! Дания апалары ярдәмендә элекке заманнардагы кебек паласлар, сөлгеләр тукуны үз куллары белән башкарып карадылар. Станның кылычын тартып кую аеруча кызык булды балаларга: “Җепләрне дуслаштырабыз”,- дип сөенделәр. Чара искиткеч мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Ә безне балаларның белемле һәм тәртипле булулары сокландырды.
2021 елның 18-29 октябрендә "үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит"Бөтенроссия наркотикларга каршы акция узачак. Акциянең максаты-җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашырга җәлеп итү. "Форпост" отряды активистлары акция үткәрделәр һәм халыкны бу проблемага битараф булмаска өндәделәр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!‼
Бүген Сарманда тәүге җибәрү көзге чакырылыш 2021 ел. Россия армиясе сафларын Сарман районыннан һәм Мөслим районыннан ун егет тулыландыра.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән, октябрьнең өченче якшәмбесе Россиядә әтиләр көне дип игълан ителде. Ул беренче тапкыр үткәрелә һәм быел 17 октябрьгә туры килә.
Шул уңайдан бүген Сарманда Әнвәр Залаков исемендәге паркта "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе"дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Чарага җыелучыларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады. Ул ялгыз гына балалар тәрбияләүче әтиләргә район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бүләкләр тапшырды. Алар өчен район мәдәният йорты солистлары һәм коллективлары башкаруында җырлар яңгырады һәм биюләр күрсәтелде.
24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар булачак.
2021 нче елның 16-17 нче октябрендә Казан шәһәрендә "Мәктәп баскетболы һәм аның үзенчәлекләре" укыту - методик семинары булып узды. Шул семинарда Жәлил гимназиясе физик тәрбия укытучысы катнашты.
17 октябрьдә Россиядә "әтиләр көне"билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм Россия Президенты В.В. Путин боерыгы белән гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру өчен расланды. Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары әтиләрен бу бәйрәм белән актив котладылар. Балалар фото-коллажлар, видео-котлаулар әзерләделәр, үз әтиләренең һөнәрләре һәм казанышлары турында сөйләделәр. Барлык активлыклар социаль челтәрләрдә яктыртылды.
2021 нче елның 16 нчы октябрендә Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Идрисова Г. Я. "Җәлил гимназиясе"ндә кайнар ризык белән тәэмин итүне тикшерде. Ул кухняны карады, меню белән танышты, пешекчеләр белән аралашты. Гимназия директоры Булатова Г. Н.мәктәптә балаларны ашату ничек оештырылуы турында сөйләде.