Хөрмәтле район халкы!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, физик затларның милек салымнарын, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салымны түләүгә салым белдерү кәгазьләре җибәрелә башлады. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Якын арада республика халкының почта тартмаларына салым органнарыннан җыелма салым хәбәрнамәләре килә башлаячак. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым уведомлениеләре электрон рәвештә бушатылган инде.
Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл шартларында, салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- «Салымнар» мобиль кушымтасы аша;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында " Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» ;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә.
Салымнарны бердәм салым түләве ярдәмендә аванс белән түләргә була. Физик затның бердәм салым түләве суммасын исәпкә алу салым органы тарафыннан мөстәкыйль гамәлгә ашырыла. Салым органнары тарафыннан акча бүлү турында барлык мәгълүмат «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында»чагылдырыла. Бердәм салым түләвен «салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисыннан файдаланып, салым түләүченең шәхси кабинеты аша «аванс янчыкларын тулыландыру»бүлегендә күчерергә мөмкин.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Салым түләүчеләрне салым белән идарә итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү элеккечә үк Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы Россия Федераль салым хезмәте районара салым инспекциясенең Түбән Кама ш., Шинников ПР., 4 нче йорт адресы буенча тулысынча гамәлгә ашырылачак.
Инспекциянең операцион залында салым түләүчеләрне кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көнне 9:00 дән 16:45 кә кадәр бара.
«Салым органына кабул итүгә Онлайн-язылу» интерактив сервисыннан файдаланып, инспекциягә алдан ук килергә һәм чиратны көтү вакытын кыскартырга мөмкин, ул Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган. nalog.gov.ru "сервислар" бүлегендә.
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Җәлил мәдәният сараенда өлкән сыйныф укучылары өчен концерт-лекция оештырылды.
«Бөтенроссия халык санын алу турында» 25.01.2002 ел, № 8-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында» 2019 елның 7 декабрендәге 1608 номерлы карары нигезендә, 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак.
Сарман районы территориясендә 10 исәпкә алу участогына Берләшкән 63 хисап участогы оештырылган.
Бер күрешү- үзе бер гомер!
Бер күрешү – үзе бер гомер, ди
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте бәйрәм көнне
Җыелышып монда килергә.
Таныш сукмак, таныш урамнардан
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә
Яшьлегенә кайта аз гына...
Күп тапкырлар үтелгән бу сукмактан,
Әле генә кебек, кичә генә...
Гомер үткән: кемгә 60, 70, 80,
Йөрәк кенә һаман унсигездә.
https://vk.com/wall224170151_535
Өлкәннәр көне... татар телендә аеручы якты, ягымлы булып ишетелә, әйтерсең лә кояш җылысы бөркелә бу сүзләрдән. Чөнки һәркемнең күз алдына үзенең әби- бабасы килә торгандыр. Әби- бабай гына дию дә дөрес микән, дәү әни, дәү әти дисәк дөресрәктер мөгаен. Кечкенәдән әти- әниләр белән беррәттән янәшәбездә булып, киңәшче дә, сердәшче дә, юатучы, ярдәмчеләребез дә бит алар. Балалары, оныклары олы тормышка чыгып үз көннәрен үзләре күреп яши башлагач та алар өчен изге догаларын кылып, шулар уңышларына куанып, һәрвакыт зарыгып көтеп торалалар.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан музейга экскурсиягә килүче кунаклар группасы шушы бәйрәм кебек үк үзенчәлекле булды. “Ел саен шушы составта очрашырга тырышабыз һәм гел хәбәрләшеп торабыз. Музейга беренче тапкыр гына килмибез, ләкин килгән саен үзебез өчен яңалык ачабыз-һәрвакыт эзләнү эшендә булуыгыз күренеп тора. Искиткеч мавыктыргыч итеп сөйлисез, тын алырга да онытып утырдык хәтта”,- диделәр “Шәфкать” ял үзәгеннән килүчеләр һәм матур теләкләрен язып калдырдылар. Гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылар да бар иде араларында, аларны Укытучылар көне белән тәбрикләп үттек. Үзара дустанә, җылы мөнәсәбәттә булулары очрашуны аеруча рәхәт итте. Барсы да күтәренке кәефле, шаян, кызык сүзләр сөйләп рәхәтләнеп көләләр, гомер үтә дип һичбер кайгырмыйлар. Киресенчә, тормышның бар ямен тоеп, Ходай биргән гомерне үкенмәслек итеп яшәргә тырышалар.
Ел саен октябрь аенда илебез матур бәйрәм – Россия укытучылары көнен билгеләп үтә. Кадерле укытучылар! Сезгә бәхет,нык сәламәтлек һәм рәхмәтле укучыларны телибез! Бәйрәм белән!
5 октябрьдә Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Сарман гимназиясенең 1"Б" сыйныфы укучылары өчен «Хәзинәләр утравы - китапханә» дип исемләнгән сәяхәт – дәрес үткәрделәр. Күп бала өчен китапханәгә килү беренче тапкыр иде, шуна күрә аларга китап патшалыгы зур тәэсир калдырды. Укучылар абонемент һәм уку залы, китаплар, журналлар, энциклопедия һәм сүзлекләр, шулай ук китап уку тәртибе һәм китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрле тармактан, төрле зурлыктан булуы да алар өчен кызык иде. Балалар, китапханәгә иркенләп, әти-әниләре белән килү уе белән кайтып киттеләр.
1 нче октябрь көнне безнең мәктәп укучылары барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Бу көнне елмаюлар, игелек һәм кеше җылысы телисе килә. Һәркем игътибар һәм якыннарын аңлау, кайгыртучанлык һәм күңел күтәренкелеге белән бүләк итсен. «Үткән елларны рәхмәт белән кабул итегез, күңелегездә якты хатирәләр генә калдырсын», - дип чын күңелдән әйтәсе килә.
Җәлил беренче мәктәбе коллективы барлык педагогларны да Укытучылар көне белән котлый. Кадерле коллегалар, рәхмәтле укучылар һәм нык сәламәтлек телибез!
1 октябрь – Өлкәннәр көне . Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә.