«Шәфкать» үзәгендә ял итүчеләр инде күптән безнең даими кунакларыбызга әйләнделәр. Һәрвакыт күтәренке кәефтә, балкып, елмаеп килеп керәләр һәм бер кочак көлү, шаяру бүләк итеп калдыралар. Инде өлкән яшькә җитеп, шәхсән безнең төбәк белән бәйләнешләре булмаса да, алар барыбер яңалыкка, ачышларга омтылалар һәм районыбыз тарихының кызыклы, мөһим вакыйгаларын, йөз еллар дәвамында якты эзләре сакланып килгән шәхесләрен исләрендә калдырырга тырышалар.
Райондашыбыз, Советлар Союзы герое - Казаков Александр Афанасьевичның сугыш кырыннан исән – имин кайтып, гомере юл хәләкәтендә өзелгәнен ишеткәч алар: “Ах, әрәмнәр булган”,- дип куйдылар, үзгәртеп булмаслык кызганыч югалтуга ничә еллар үтсә дә, кунакларыбыз күңелендә аяныч язмыш белән килешәсе килмәү сизелде.
Шунысы куандыра: “Зинхар, безгә татарча сөйләгез әле, шәхәрдә бик сирәк ишетәбез”,- дип әйтәләр. Әйе шул, кешене туган теле гомере буе сагындыра, бер рәхәтләнеп анаң телендә сөйләшү җан сусавын, бәллүр чишмәләрдән аккан шифалы сулардай бер мизгелдә юып ала. Туган тел бит ул-балачак, әниләрнең назлы бишек җырлары, мәңге кабатланмас, ләкин кеше гомеренең иң кадерле һәм якты хәтирәләре.
1945 елның 10 июнендә Германиядәге Совет оккупация гаскәрләренең төркеме үз бурычларын үти башлый. Алга таба ул тагын ике тапкыр атамасын үзгәртә, әмма таркату процессы башланганчыга кадәр СССР иминлеген тәэмин итү һәм дөньякүләм көчләр балансын саклауда төп звено, мөһим көч булып тора. Бу гаскәрләрдә Сарман якларыннан да байтак егетләребез хезмәт итә. Шулар хөрмәтенә Сарманда һәйкәл ачылды.
Һәйкәл ачылу тантанасы Үзәк ял паркында үткәрелде, чарага хәрби хезмәт ветераннары, улларын аримия сафларыннан көткән әниләр, туганнары,якын дуслары җыелды.
Музей директоры- Кашипова Дания Мамдуховна, ветераннарны котлау чыгышында, илебез, меңләгән гаиләләр тарихында уелып калган еллар турында сөйләп үтте. Илебездән хәрби хезмәт күрсәтү өчен киткән яшь егетләр санын ишеткәч, хәтта ышанмый да торасың. Телдән әйткәндә бик җиңел әйтелә миллионы да, меңе дә... ә бу саннарның һәр данәсе - кеше.
Бу олы эшне бердәм көч белән ветераннар, башыннан азаккача үзләре башкарып чыккан. Төрле вакытта хезмәт итүләренә карамастан, еллар үтсә дә, араларында һаман да бердәмлек, дуслык көче сизелә.
Чит җирләрнең кыенлыкларына, туган илләрен,туган йортларын, газиз әти-әнисен, туганнарын сагыну сагышларына сабыр итеп,биргән антларына тугры калган ир- егетләрнең батырлыгына дан булсын әлеге һәйкәл.
Бер күрешү- үзе бер гомер!
Бер күрешү – үзе бер гомер, ди
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте бәйрәм көнне
Җыелышып монда килергә.
Таныш сукмак, таныш урамнардан
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә
Яшьлегенә кайта аз гына...
Күп тапкырлар үтелгән бу сукмактан,
Әле генә кебек, кичә генә...
Гомер үткән: кемгә 60, 70, 80,
Йөрәк кенә һаман унсигездә.
https://vk.com/wall224170151_535
Өлкәннәр көне... татар телендә аеручы якты, ягымлы булып ишетелә, әйтерсең лә кояш җылысы бөркелә бу сүзләрдән. Чөнки һәркемнең күз алдына үзенең әби- бабасы килә торгандыр. Әби- бабай гына дию дә дөрес микән, дәү әни, дәү әти дисәк дөресрәктер мөгаен. Кечкенәдән әти- әниләр белән беррәттән янәшәбездә булып, киңәшче дә, сердәшче дә, юатучы, ярдәмчеләребез дә бит алар. Балалары, оныклары олы тормышка чыгып үз көннәрен үзләре күреп яши башлагач та алар өчен изге догаларын кылып, шулар уңышларына куанып, һәрвакыт зарыгып көтеп торалалар.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан музейга экскурсиягә килүче кунаклар группасы шушы бәйрәм кебек үк үзенчәлекле булды. “Ел саен шушы составта очрашырга тырышабыз һәм гел хәбәрләшеп торабыз. Музейга беренче тапкыр гына килмибез, ләкин килгән саен үзебез өчен яңалык ачабыз-һәрвакыт эзләнү эшендә булуыгыз күренеп тора. Искиткеч мавыктыргыч итеп сөйлисез, тын алырга да онытып утырдык хәтта”,- диделәр “Шәфкать” ял үзәгеннән килүчеләр һәм матур теләкләрен язып калдырдылар. Гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылар да бар иде араларында, аларны Укытучылар көне белән тәбрикләп үттек. Үзара дустанә, җылы мөнәсәбәттә булулары очрашуны аеруча рәхәт итте. Барсы да күтәренке кәефле, шаян, кызык сүзләр сөйләп рәхәтләнеп көләләр, гомер үтә дип һичбер кайгырмыйлар. Киресенчә, тормышның бар ямен тоеп, Ходай биргән гомерне үкенмәслек итеп яшәргә тырышалар.