Өлкәннәр декадасы уңаеннан музейда кунаклар.

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Бер күрешү- үзе бер гомер!

 

Бер күрешү – үзе бер гомер, ди

Күрештегез бүген биредә.

Ходай насыйп итте бәйрәм көнне

Җыелышып монда килергә.

Таныш сукмак, таныш урамнардан

Салмак кына атлап, җай гына.

Өлкән буын килә, әйтерсең лә

Яшьлегенә кайта аз гына...

Күп тапкырлар үтелгән бу сукмактан,

Әле генә кебек, кичә генә...

Гомер үткән: кемгә 60, 70, 80,

Йөрәк кенә һаман унсигездә.

https://vk.com/wall224170151_535

 

Өлкәннәр көне... татар телендә аеручы якты, ягымлы булып ишетелә, әйтерсең лә кояш җылысы бөркелә бу сүзләрдән. Чөнки һәркемнең күз алдына үзенең әби- бабасы килә торгандыр. Әби- бабай гына дию дә дөрес микән, дәү әни, дәү әти дисәк дөресрәктер мөгаен. Кечкенәдән әти- әниләр белән беррәттән янәшәбездә булып, киңәшче дә, сердәшче дә, юатучы, ярдәмчеләребез дә бит алар. Балалары, оныклары олы тормышка чыгып үз көннәрен үзләре күреп яши башлагач та алар өчен изге догаларын кылып, шулар уңышларына куанып, һәрвакыт зарыгып көтеп торалалар.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан музейга экскурсиягә килүче кунаклар группасы шушы бәйрәм кебек үк үзенчәлекле булды. “Ел саен шушы составта очрашырга тырышабыз һәм гел хәбәрләшеп торабыз. Музейга беренче тапкыр гына килмибез, ләкин килгән саен үзебез өчен яңалык ачабыз-һәрвакыт эзләнү эшендә булуыгыз күренеп тора. Искиткеч мавыктыргыч итеп сөйлисез, тын алырга да онытып утырдык хәтта”,- диделәр “Шәфкать” ял үзәгеннән килүчеләр һәм матур теләкләрен язып калдырдылар. Гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылар да бар иде араларында, аларны Укытучылар көне белән тәбрикләп үттек. Үзара дустанә, җылы мөнәсәбәттә булулары очрашуны аеруча рәхәт итте. Барсы да күтәренке кәефле, шаян, кызык сүзләр сөйләп рәхәтләнеп көләләр, гомер үтә дип һичбер кайгырмыйлар. Киресенчә, тормышның бар ямен тоеп, Ходай биргән гомерне үкенмәслек итеп яшәргә тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International