ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

9 нчы сентябрь көнне бистәбезнең ветераннар клубында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары белән  очрашу кичәсе үткәрелде. Бу чарада безнең гимназиядән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Резеда Шәрипҗан кызы җитәкчелегендә 11 нче сыйныф укучылары да катнашты. Кичәдән укучыларыбыз зур тәэсирләр алып, бик канәгать булып кайттылар.

9нчы сентябрь көнне Җәлил гимназиясендә планлы эвакуация үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәдов Ришат Рифкат Һава тревогасы вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде. Балалар үзләренең бердәмлекләрен күрсәттеләр.

10 нчы сентябрь көнне гимназиябездә "татарча диктант" акциясе үткәрелде. Укучыларыбыз белән беррәтән укытучылар һәм килгән кунаклар да катнашты. Акция татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру максатыннан яздырылды.

10 сентябрь көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант"акциясе узды. Укытучылар, укучылар , ата-аналар, мәктәп һәм бистә администрациясе әлеге акциядә катнашты. Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Бүген Сарманда Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин  капиталь төзелеш һәм ремонт объектларын карап чыкты.

Бүген, 10 сентябрь көнне, өлкәннәр декадасы уңаеннан машина йөртүчеләр арасында "Автобабай" һәм "Автоледи 55+" дигән конкурс үтте. Өлкән ир-атлар арасында беренчелекне Валиев Фирдавис Госманович булса, хатын-кызларыбыз арасында Данилова Екатерина Демьяновна яулады. Өлкәннәребезне район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Аларга исәнлек-саулык, шушылай ветераннар хәрәкәтендә алга таба да актив катнашуларын, юлларда исән-имин йөрүләрен теләде.

Бүген Сарманда авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 14 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

10 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 10 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International