ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Габиди укулары"


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бу атнадан "Җәлил гимназиясе"ндә түгәрәкләр эшли башлады. Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Теннис", "Ак Ат" түгәрәкләре эшли. Урта буын укучылары "Тәрәзә төбендә Ботаника", "Вокал", "Ритм" кебек түгәрәкләргә йөри алалар. Өлкән буын өчен - "Баскетбол". Түгәрәкләр расписаниесен гимназиянең беренче катында урнашкан стендта табарга мөмкин.

Бүген район Советының утырышлар залында җирле үзидарә органнарының күзәтүчеләре, беркетелгән җитәкчеләре һәм территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Хөснимәрдәнова Розалия Раиф кызы билгеләнде.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы итеп Идрисова Гөлшат Язкар кызы билгеләнде.

«Таттелеком» Сарман РУЭСы начальнигы итеп Сафин Илнар Камил улы билгеләнде.

Сарман районы "Дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы итеп Зарипов Салават Әшрафулла улы билгеләнде.

9 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез секундына 16-21 метрга кадәр көчле җил көтелә.

 

2020 елда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча  "Наш двор" масштаблы Республика программасы старт алды. Ишегалдында күршеләр белән очрашырга, танышырга һәм дуслашырга мөмкин.

   7 сентябрь көнне Җәлил поселогы китапханәсе хезмәткәрләре һәм "Батыр" спорт - сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре Лесная урамы, 21 нче йорт, Җәлил урамы, 1 нче йорт, 3 нче йорт ишегалдында "Ишегалды Сабантуе" дип исемлэнгэн бәйрәм үткәрделәр.

   Балаларга һәм ата-аналарга  викториналар hэм спорт ярышлары  бик күп уңай эмоцияләр,     елмаюлар бүләк иттеләр.

    Ишегалды уеннары – ул күңел ачу гына түгел, укыту да. Бу уеннарда балалар аралашырга, командалар төзи белергә өйрәнә.

                                                                                                     Жэлил поселогы башкарма комитеты

7 сентябрь көнне Әлмәт шәһәрендә "безграничные талантлар"республика яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җәлил беренче мәктәбенең "Җиңү волонтерлары" отряды җиңүче дипломы, кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International