9 нчы сентябрь көнне бистәбезнең ветераннар клубында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу чарада безнең гимназиядән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Резеда Шәрипҗан кызы җитәкчелегендә 11 нче сыйныф укучылары да катнашты. Кичәдән укучыларыбыз зур тәэсирләр алып, бик канәгать булып кайттылар.