ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елның 10 нчы сентябрендә иртәнге сәгать җидедән Сарман авылы үзәк базары янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Барлык теләүчеләрне ярминкәгә чакырабыз.

6 сентябрь көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә  эвакуацияләнергә өйрәнү чарасы үткәрелде.

"Безнең ишегалды - игелекле күршеләр" проекты кысаларында Төзүчеләр урамы 1 һәм Ленин урамы 2а йортларында бәйрәм чаралары узды.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 7 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 гр.га кадәр салкыннар көтелә.

2021 елның 10 сентябрендә укучыларның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

"Кайнар линия "телефоннары": +7 (843) 236-00-71, +7 (939) 345-37-50 (Whatsapp).


5
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

08 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 6 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасында 2021 елның 6 сентябрендә көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Хөрмәтле нефтьчеләр, тармак ветераннары! 

Татарстан Республикасында нефть-газ тармагы - динамик үсүче һәм югары технологияле тармакларның берсе.

Нефть һәм газ чыгару – йөзләгән төрле белгечнең хөрмәтле хезмәте ул. 

Бүген әлеге тармак продукциясе кулланылмаган тормыш өлкәсен күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә нефть-газ сәнәгатен без республикабызның милли байлыгы, аның динамик үсешенең нигезе һәм энергетик иминлегенең гарантиясе дип атыйбыз. 

Һөнәри бәйрәмнәрен Сарман районы нефтьчеләре дә перспектив үсешнең масштаблы программаларын гамәлгә ашырып, уңай нәтиҗәләр белән каршы алалар. Киләчәктә дә аларның белемнәре, зур тәҗрибәләре, хезмәт яратулары һәм сайлаган һөнәрләренә тугрылыгы производствода яңа казанышларга ирешергә ярдәм итәр.

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.

Ныклы сәламәтлек, иминлек, мактаулы хезмәтегездә яңа казанышлар телим!


4
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Җәлил бистәсендә Нефтьчеләр көне уңаеннан бәйрәм уза. Сарманлылар үз тормышларын кара алтын чыгаруга һәм эшкәртүгә багышлаган геройлары белән горурлана. Нефтьчеләр ярдәме белән районда күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә зур ярдәм күрсәтәләр. Алар ярдәме белән объектлар, юллар, чишмәләр төзекләндерелә. Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантанада район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 5 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 5 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International