Район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.
3 сентябрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә Терроризмга каршы көрәшкә багышланган гомуммәктәп сыйныф сәгате узды. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Сарманда Бөтенроссия акциясе узды.
Сарман үзәк китапханәсе "Тормыш тамчысы" дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган митингта катнашты.
"Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында "Җәлил гимназиясе"ндә терроризмга каршы көрәшкә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Балалар видеороликлар карадылар, "терроризм" төшенчәсе турында фикер алыштылар. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында кагыйдәләр эшләнде.
28.08.21 конне Жэлил поселогында М.Жэлил исемендэге бульварда балалар өчен соңгы мастер-класс уткэрелде. Җәй буе балалар Җәлил сәнгать мәктәбе укытучылары белән очраштылар. Ә 28.08.21 конне балаларнын күзләрендә моңсулык… , эмма алар җәйне менә дигән итеп үткәргәннэре очен «Татнефть» ГАҖнә зур рәхмәтлэрен белдерделәр.
Жэлил поселогы башкарма комитеты
Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 6б сыйныф укучылары "Россиянең су волонтеры бул" акциясендә катнаштылар . Акция нәтиҗәләре буенча безнең укучылар "экология" милли проектының "уникаль су объектларын саклау"федераль проекты кысаларында акциядә актив катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.
1 сентябрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм линейкасы булып узды. Барлык укучыларны һәм педагогларны котлыйбыз.