Бәйрәм чарасында Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Чаллы элеваторы» ААҖ мәсьәләләре буенча урынбасары Фәнис Газетдинов, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең икътисад идарәсе башлыгы Руслан Шахматов катнашты.
Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр,
әти-әниләр! Кадерле балалар!
Сезне Белем бәйрәме белән котлыйм! Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң кадерле чагы. Кеше нинди генә уңышларга ирешсә дә, аларның нигезе мәктәптә салына.
Методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан «Сарман», «Җәлил», «Нөркәй» агрофирмаларында укыту семинары узды. Башкарма комитетның архив бүлеге начальнигы Солтангалиева Г.Р. документларны системалаштыру һәм тегү, архив сакланышын тәэмин итү буенча аңлатмалар бирде.
2021 елның 1 сентябрендә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчәйгәндә 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 20 м/с га кадәр) көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.
30 август Сарманның үзәк ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Без «Мәкальне дәвам ит» дип аталган мәкальләр бәйгесе оештырдык.
Сарман халкы җырга - моңга , тапкыр сүзгә бай халык. Алар шулай ук үзләренең татар халык авыз иҗаты – мәкальләрне белүләре белән дә шаккаттырдылар. Бәйгедә катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәт.
Бүген Сарманда үзәк паркта Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Хөрмәтле райондашлар!
1990 елның 30 август көне республикабыз үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән мөһим вакыйга булып тарихка керде.
Татарстан Республикасында Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүенә 31 ел вакыт узды. Шушы вакыт эчендә Татарстан киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Без яңа тормыш темпларына күнектек.
Сәяси һәм иҗтимагый стабильлек, төрле милләт һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм дуслык – республикабызның суверенитет юлында иң зур казанышы дип әйтер идем.
Республика уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба.
Соңгы елларда гына да районда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, универсаль спорт мәйданчыклары, авыл клублары, торак йөртлар, балалар бакчасы төзелде. Ел саен социаль объектларга, күпкатлы йортларга ремонт үткәрелә, йорт яннары, юллар, ял итү урыннары төзекләндерелә.
Республикабызның тотрыклы үсешенә, халыкларның борынгы гореф-гадәтләренең кадерләп саклануына республика җитәкчелегенең зирәк һәм төгәл уйланылган сәясәте белән берлектә халкыбызның хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Шуңа күрә Республика көне аның барлык күпмилләтле халкының уртак бәйрәме.
Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның Татарстанның үсешендә лаеклы өлешләре бар.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, тормышыгызда муллык, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар, илебезгә тынычлык, иминлек телим.
ВИА «Сәйлән» искиткеч халык коллективы, поселокта гына түгел, инде безнең Республика киңлекләрендә дә тамашачының мәхәббәтен яулаган ул. ВИА ансамбльнең составына профессионаллар гына түгел, һәвәскәрләр дә керә.
26 август көнне Җәлил поселогында дендропаркта искиткеч концерт булып узды. Ул бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Бу төркемнең репертуары шактый киң: анда 70нче, 80нче, 90нчы елларнын хитлары, халыкнын ин яраткан җырлары бар; стильләре дэ күптөрле: блюз, джаз һ. б.
Төркемнең җитәкчесе һәм идеяле рухландыручысы - Ирек Кәримов. Бүгенге көндә дә "Сәйлән" җырлары, берничә дистә еллар элек кебек ук, ихлас, җиңел һәм профессиональ яңгыравын эйтеп утэргэ кирәк.
Жэлил поселогы башкарма комитеты
Тагын бер мастер- класс – фломастерлар белэн рэсем ясау иде. Фломастерлар һәм маркерлар, гадәттә, абстрактлы рәсемнэр , табигать рэсемнэрен ясау очен кулланыла, бу ин нэфис сэнгать материалы булып тора. Сәнгать мәктәбе укытучылары балаларны, рәсем ясаудан тыш, төрле техникалар белән дә таныштыралар.
Жэлил поселогы башкарма комитеты