ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2021 ел
җомга

2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй районындагы филиалының Зәй районындагы бүлеге Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2021 елның 16 августыннан 27 августына кадәр балалар товарлары, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен «Кайнар линия» оештырды.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман районында "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм җаваплы мөхәррир Ленар Гобәйдуллин булып китте. Алар районның истәлекле урыннары белән таныштылар, музей һәм мәчетләрдә булдылар. Кунакларны Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева озатып йөрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кашипова катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында Сарман районы тарихына багышланган журналның бер номерын чыгару турында Карар кабул иттеләр.

 Бүген – 19 август көнне районда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы Камил Нугаев булды.  Камил Әсгать улы иң элек Зур Нөркәй урта мәктәбен карады, татар телендә укыту мәсьәләләре белән танышты. Соңыннан ул район үзәгендәге “Лилия” балалар бакчасына юнәлде. Бакчада балалар сәхнәләштергән татар халык әкиятен тамаша кылды, балалар төркемнәрендә булды, бакчага йөрүче сабыйларга татар телендә тәрбия бирү мәсьәләләре белән кызыксынды, проблемалар турында сорашты. Кечкенәләр кунакларга шулай ук халкыбыз уеннарын уйнап күрсәттеләр.

   16.08.21 ел көнне Җәлил бистәсендә "Тырыш" чишмәсендә чираттагы өмә булып узды. Бу юлы жыештыру эшлэрен Җәлил 1 нче санлы мәктәбе хезмәткәрләре алып барды. Фоторәсемнәр буенча чишмәнең җыештыруга кадәр һәм аннан соң нинди хәлдә булуы ачык күренә.

   Җәлил поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: "Әйдәгез, табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклыйк! Чүпләмэгэн жирдэ чиста!"

   1 нче урта мәктәп коллективына зур рәхмәтебезне  белдерәбез!

                                                                                                                 Жэлил поселогы башкарма комитеты

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.

18.08.2021 конне Җәлил поселогында, ел саен үткәрелә торган, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип исемлэнгэн хәйрия акциясе узды. Без булачак беренче сыйныф укучыларына Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова белән бергә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырдык. Бу балалар - тәрбиягә бала алган гаилә балалары, инвалид балалар, эшсез ата –аналар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар. Спонсор ООО «УК «ГранаТ-Стан Групп».   Шулай ук, Индира Рәис кызы балаларга булачак Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне турында сөйләде, ул 22 август конне булачак.

                                                                                                 Жэлил поселогы башкарма комитеты

2021 елның 20 августыннан Җәлил мәдәният сарае фойесында Татарстан Республикасы Милли музееның «Татарстан АССР – ТАТАРСТАН Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» дигән күчмә күргәзмәсе эшли башлый.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Яңа уку елы башланыр алдыннан Сарман муниципаль районы Җәлил бистәсендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе узды. Күп балалы, керемнәре әз булган гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен үткәрелгән хәйрия акциясен уткәрүдә Сарман муниципаль районы предприятияләре, организацияләре, гади халык үз өлешләрен кертте. Балаларга мәктәп өчен кирәк яраклар, сумкалар буләк ителде. Акциядә катнашучыларны Сарман муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, Җәлил бистәсе башлыгы Рафик Агзам улы Каримов, Җәлил бистәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Ирек кызы Гарифуллина сәламләде. Балаларга бәхет, сәламәтлек, яңа уку елында уңышлар теләделәр.

17 нче августа 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасы коллективы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашты. Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Алар-күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган хезмәткәрләрнең балалары. Балалар бакчасы мөдире Хакимова Г.Г. балаларны котлады һәм укуларында уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International